tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Зәйниев: Мәктәптә авыр программа укыган балада тел өйрәнү теләге калмый
Илгиз Зәйниев: Мәктәптә авыр программа укыган балада тел өйрәнү теләге калмый

Илгиз Зәйниев: Мәктәптә авыр программа укыган балада тел өйрәнү теләге калмый

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев ата-ананың баласын татар телен өйрәтергә атлыгып тормавын өлешчә мәктәп программасының авырылыгына да бәйләп карый. Бу хактагы фикерен ул ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуы вакытында җиткерде.

Илгиз Зәйниев татар зыялыларының чыгышларын отчет җыелышына әйләнеп бара дип бәяләде. “Тәкъдим ителгәннәр корал гына. Бүгенге сөйләшүдә без проблеманың нигезенә күз салмадык. Бездә телне өйрәнү мөмкинлекләре юк түгел – өйрәнәсе килгән кешегә барысы да бар: уенчыгы да, телевидениесе дә, китабы да. Проблеманың нигезе бүтәндә – безнең телне өйрәнергә теләүче юк”, – диде ул.

“Тагын бер зур проблема шунда – мәктәп программасы артык авырайтылган. Балалар 5нче класстан югары математика өйрәнәләр. Миңа калса, ул кадәр үк кирәк түгелдер. Без алай ук укымадык, ЕГЭлар да бирмәдек. Әлбәттә, анысы да без монда утырып хәл итә торган эш түгел. Бала шул кадәр авыр программа белән укыганда, киләчәктә кирәк булмый торган, ипие белән бәйле булмаган тел өйрәтеп, ата-ананың баласын азаплыйсы килми. Баланың балачагын да саклап каласы иде бит”, – диде ул.

Илгиз Зәйниев Театр училищесының татар төркеменә дә тел белмәгән балаларны алырга туры килүен әйтте. “Берсенә бер ел эчендә телне өйрәнсәң, бюджетка күчерәм дип шарт куйдым. Мин аның укуын үзем булса да түләргә риза – өйрәнсен генә”, – ди быел училищеда курчак театры төркеме җыйган педагог.

  • Мәгариф һәм фән министрының татар зыялылары белән очрашуында халык шагыйрьләре Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Камал театры директоры Илфир Якупов, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм башкалар катнашты.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*