tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә
Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә

Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә

Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.

«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш», — дип әйтте Илгиз Зәйниев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугатта басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.

Татар зыялылары Татарстан Президенты мөрәҗәгатен уңай кабул иттеләр.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*