tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам биргән бәйге
Илһам биргән бәйге

Илһам биргән бәйге

Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге белән берлектә оештырылган “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында тубыллылар да катнаштылар. Җиңү яулаган якташларыбыз 24 нче гыйнварда бүләкләү тантанасында булдылар. Әниләр темасына үзе иҗат иткән шигыре белән катнашкан Сөнгатулла Бекенин беренче урын диплом белән бүләкләнә. Булат Сөләймановның шигырен сөйләгән Римма Шәрипова икенче урын дипломына лаек була, җырчы Мәфрүзә Мортазинага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Тубыллылар бәйгене оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен, җылы теләкләрен ихлас күңелле, кунакчыл, ачык йөзле, мөһим эшләр башкарган конгресс хезмәткәрләренә, бәйгене оештыручыларга юлладылар. 82 яшенә якынлашып килгән ветеран укытучы, үзешчән шагыйрь Сөнгатулла Бекенин:

“Бөтен татарлар өчен Казан якты йолдыз. Һәр татар кешесе бөтен күңеле белән Казанны күрәсе килә. Безнең хыяллар да тормышка ашты. Төркемебез белән бүләкләү тантанасына мәркәзебез Казанны күрер өчен бер көн алдан килдек. Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакальләр карадык, архитектура һәйкәлләрне күрдек, Кол Шәриф мәчетенә кердек, Казан урамнары буйлап җәяүләп йөрдек. Казанның, конгрессның халкыбыз өчен мөһим чаралар үткәрүе, кунакчыллыгы турында дан күптән безнең якларда таралган иде. Үзебез дә мондый шатлыклы вакыйгаларның шахитлары булдык. Олы рәхмәтләремне бу конкурсны оештыручыларга юллыйм,”-дип сөйләде.

Римма Шәрипова: ”Казан күңелебезгә бик ошады. Тарихи урыннарда кичергән хисләр онытылмаячак. Без җырладык, шигырьләребезне сөйләдек. Бүләкләү тантанасы кызыклы, матур узды. “Дворянское гнездо” ресторанда иҗат кешеләре, милләт җанлы, төрле буын милләттәшләребез җыелган иде. Дипломнар, бүләкләр алып, үзебезнең осталыкларыбызны күрсәтеп кайттык. Гөлназ Шәйхиевага, Энҗе Шәйхетдиновага, конгрессның бөтен хезмәткәрләренә иҗат уңышларын телибез,”-дип хатирәләре белән уртаклашты. Җыр башкарган Мәфрүзә Муртазина:” Яшьләрнең, кече яшьтәгеләрнең катнашулары сөендерде, танылган сәнгать осталары җырладылар. Аларны сокланып тыңладык. Үзебез дә сынатмаска тырыштык. Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйге үткәрсәләр “Яшьлеккә сәяхәт” ансмабле белән катнашыр идек. Татарларны берләштергән бәйгедә катнашучылар арасында төрле өлкәләрдән килүчеләр, яшүсмерләр, балалар да булдылар. Халкыбызның моңлы җырлары күңелләребезне дулкынландырды, горурлык хисләрен уятты, безнең бердәмлегебезне күрсәтте. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җитәкчесе Роза апа Яхина да бу чарада катнашып, матур тавышы белән җырлар башкарды. Үзем һәм тормыш иптәшем Илнур конгресс хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, кызыклы, яңа бәйгеләр оештыруларын телибез,”-дип сөйләде.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Казанга сәяхәт

Казан каласын күрергә
Мин хыяллана идем,
Сиксән бер яшь тулгач кына
Моратыма ирештем.
Кадер-хөрмәт белән безне
Каршы алды чал Казан,
Кол-Шәриф мәчетләрендә
Моңлы көйле хөр азан
Шигырь, җыр-моңнарыбыз белән
Таныттык Себеребезне,
Югары бәяләделәр
Иҗади эшебезне.
Казан, сине берүк вакыт
“Әти”, “Әни”, дип әйтерсең,
Чөнки татарлар дөньясын
Юньләп алга әйдисең.
Дуслык, бердәмлеккә
Тынычлыкка өндисең.
Горурлыктан күккә очып,
Шушы сүзләрне язам:
Берләштереп, гөрләштереп
Яшәсен дәртле Казан!
Яше –картына дәрт биреп,
Яшәсен нурлы Казан!
Иман нурларын сирпеп,
Яңгырасын моңлы азан!

Сөнгатулла Бекенин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*