tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла
Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла

Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла

1 октябрь – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975-2005 елларда яшәде.

Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

Тантаналы чара  1 октябрь көнне  10 сәгатьтә башлана.

Шулай ук, бу көнне Татар филармониясе бакчасында истәлек агачы да утыртылачак. Әлеге традицияне Татар филармониясе 2015 елда башлаган иде. Бүген бакчада күренекле ветеран җырчылар, музыкантлар үзләре утырткан һәм арабыздан киткән шәхесләр истәлегенә утыртылган 18 чыршы үсә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*