tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 16 октябрьдә Илһам Шакиров каберенә таш куялар
16 октябрьдә Илһам Шакиров каберенә таш куялар

16 октябрьдә Илһам Шакиров каберенә таш куялар

16 октябрьдә Яңа Татар бистәсе зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның каберенә таш куелачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган «Tatar сүзе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

«Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән барачак. Мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә. Таш Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин тарафыннан ясалды», — диде ул.

Искәртеп үтик, Илһам Шакировка таш куелу турында мемориал такта ачылганда хәбәр ителгән иде. «15 октябрьдә Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташы куярга ниятлибез», — дигән иде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның хәзерге Тукай районы Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат булды. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын халык җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.

Илһам Шакиров 1960 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 — 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*