tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша
Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша

Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша

Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивалендә катнаша. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.

ХХ «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.

Студентлар программасындагы 15 кинокартина арасында Мәскәү кино мәктәбе укучысы Илшат Сәетовның эше дә бар.

Фильм 15 декабрь көнне күрсәтеләчәк. Әлегә аның нинди форматта күрсәтеләсе төгәл билгеле түгел. Ул кинозалда яки онлайн күрсәтелергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*