enrutat
Баш бит / ИҢ МӨҺИМЕ – КЫЙБЛАБЫЗ ДӨРЕС
ИҢ МӨҺИМЕ – КЫЙБЛАБЫЗ ДӨРЕС

ИҢ МӨҺИМЕ – КЫЙБЛАБЫЗ ДӨРЕС

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарга Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Иң башта исегезгә төшерсәгез иде: үзегезне кайчан татар итеп хис  итә башладыгыз? Нигездә гел татарлар яшәгән Актаныш районында татар милли үзаңы уяну үзенчәлекле күренеш  булгандыр… Бәлки бу хис соңрак, авылдан киткәч уянгандыр?

– Мин Калинин районы Әнәк дигән татар авылында туып-үскән бала. Татарлык ул гомер-гомергә безнең яшәү рәвеше. Татарлык миндә Казанга укырга килгәч, имтиханнар вакытында уянды. Бер дә онытасым юк.

Беренче сыйныфтан башлап бергә укыган дустым Гайнулла белән Чаллыдан пароходка утырып, кулга агач чемодан тотып Казанга килеп төштек. Теләгебез – авыл хуҗалыгы институтының инженерлар әзерли торган факультетка укырга керү. Бер урынга 8 кеше иде. 5 имтихан тапшырып иң кимендә 23 балл җыярга кирәк иде. Имтиханнар рус телендә… Татарлыкны мин беренче тапкыр шунда сиздем. Иртән барыбыз да имтихан тапшырасы бүлмә янына җыелыштык. Имтихан алучының тизрәк башлыйсы, тизрәк тәмамлыйсы килә. Бу гадәти хәл. Беренче имтихан — математикадан. Имтихан алучы укытучы безнең янга килеп басты. Кыяфәтеннән үк татар икәнлеге күренеп тора. Күңелгә бераз җылы йөгерде. (Соңыннан гына мин аның Шакиров дигән татар кешесе икәнен белдем). Ләкин барлык сөйләшү – рус телендә. Ә без чын татар төбәгеннән килгән татар малайлары фәнне яхшы беләбез, мәктәптә бик көчле укытучылар укытты. «Әзерләнми генә кайсыгыз имтихан тапшыра ала?» – дигән сорауны ишетүгә, “мин!” дип эндәштем. Такта янына чыгып бастым. Башта теорема исбатларга, аннан бирелгән мәсьәләне чишәргә кирәк иде. Мин шуларның барысын да эшләдем, каушау да булмады кебек. Мәсьәләне чишкәндә язма җавапны сул яктан уңга күчергәндә минус белән килеп чыкты. Соңыннан тикшердем – бу механик хата гына иде. Укытучы шуның өчен «дүртле» куйды. Минем кәефем төште… Күреп тора лабаса – каршында чи татар малае. Кимендә 23 балл да җыярга кирәк бит әле. Аннан да бигрәк, татар укытучысының татар малаена мөнәсәбәте авыр тәэсир итте. Ул хисне бүген дә онытмыйм.

Икенче имтихан да бик истә. Рус теленнән иде ул. Иншаны без тиз тоттык — темасына карап яттан гына язып бирдек. Аннан грамматик бирем тапшырырга кирәк – монда минем шигем юк иде, чөнки безнең мәктәптәге укытучыбыз Антонина Ивановна бик таләпчән, көчле белгеч иде. Шуңа күрә белемебез ныклы һәм нигезле иде. Үземә бирелгән биремне эшләп бетердем дә, карап утырам. Укытучы – рус хатын-кызы. Ул бер кызның эшен кабул итә. Кыз булдыра гына алмый бит, укытучының инде ачуы килә башлады. Булышып та карый, әмма теге барыбер җавап бирә алмый. Укытучы, тик утырганымны күреп, бәлки сез ярдәм итәрсез дип, кискен генә миңа мөрәҗәгать итте. Теге кызның җөмләсен тиз генә тикшереп тә чыктым. Укытучы ул баланы онытып минем якка күчте. Күреп тора: барысын да дөрес эшләгәнмен. Берничә сорау да бирде, аларына да дөрес җавап бирдем. Укытучының кәефе күтәрелеп китте, кырында утырган ярдәмчесен: «Иншасын ничек язды икән Шәймиев, алып килегез әле», – диде. Алып килделәр, карыйлар, «өчле» куелган. Үзара сөйләшәләр, ә мин дулкынланып тыңлап торам. «Бу егет фәнне яхшы белә. Без моңа «өчле» түгел, «дүртле» куйыйк», – диделәр. Шулай итеп, математикада югалткан бер баллны рус теле имтиханында алдым. Укытучы татар да түгел, югыйсә. Менә шунда татарлыкны гына түгел, кешелеклелекне дә сизә башладым. Калган имтиханнарны «бишле»гә биреп, 23 балл җыеп студент булдым.

Сез сорау биргәч, шул чордагы тагын бер вакыйга искә төште. Хәтер яхшы иде минем, хәер андый әйбер онытылмый да ул… Безне, яңа гына студент булган яшьләрне, Балык Бистәсе районы «Новая жизнь» колхозына бәрәңге алырга җибәрделәр. Безнең факультетта 125 егет-кыз иде. Күбебез авылдан, шәһәрдән егермеләп кенә студент. Без – авыл балалары бәрәңгене көрәк белән казыйбыз, чүплибез, берсен дә җирдә калдырмаска тырышабыз. Бәрәңге балалары бит инде без (көлә). Бәрәңге сабаклары корыган. Шәһәр балаларының кайберләре сабакларын гына йолкып алалар да, бәрәңгене таптап китәләр. Минем моңа бик эчем пошты. «Туктагыз әле, егетләр, болай эшләргә ярамый, бәрәңге җирдә кала бит», – дим. Шунда Анатолий дигән егет: «Молчи, чаплашка, не твое дело», – диде. Минем беркайчан да, беркемгә дә кул күтәргәнем юк иде. Әмма шул чакта нык ачуым килде. Кулымдагы бәрәңгене тоттым да бу егеткә тондырдым. Бәрәңге аның маңгаена барып тиде, маңгае кабарып чыкты… Укырга шундый авырлык белән кергән кеше бит үзем, «Бу эш өчен укудан кусалар, авылга кайтып әтигә ни дип әйтермен?» – дип куркып та калдым. Чөнки әти мәрхүм, мине инженер булып кайтырга дип җибәргән иде бит Казанга. Аллага шөкер, зыяны тимәде, киресенчә, бу хәл милли каршылыкка бәрәңге басуында нокта куйды. Биш ел дәвамында безнең курста беркем дә татарларга мыскыллы сүз әйтмәде, кырын караш ташламады. Аңлаштык-дуслаштык.

Моннан 25-30 ел элек Татарстанның статусын күтәрү хәрәкәте җәелде, аның яңа дәүләтчелеге оеша башлады. Шул чорда Сез үзегезнең никадәр олы сәясәт юлына басуыгызны, татар халкының туплануын, күтәрелешен күзаллаган идегезме? Сезнең өмет-хыяллар тормышка аштымы?

– Эшләгән елларга нәтиҗә ясап карыйм да, ул сорауны үземә дә еш бирәм. Ул елларда без нык каршылыклар белән очрашып, нинди генә сәясәт алып бармадык: ярый әле исән калганбыз. Минем мәрхүм әнкәй гел: «Башыңа төшмәсә, аңламыйсың», – дип әйтә иде.

2 МММ МШШ 29-30 августа 1990

2 МММ МШШ 29-30 августа 1990

Һәр илнең, һәр халыкның тарихында үзгәрешләр, революцияләр булган. Анда кемнәр генә, нинди генә батырлыклар күрсәтмәгән. Әмма шул сәясәт эчендә кайнаганда курку хисе тоймыйсың икән ул, кирәкле эшеңне эшләп барасың, башкасы турында уйламыйсың. Шул вакыттагы хатирәләрне яңартсам, исем китә. Төрле гаепләүләр дә, яла ягулар да булды. Халыкның Маяковский урамындагы фатирыбыз тәрәзәсе каршына килеп, азатлык таләп итеп пикет ясаган вакытлары да бар иде. Заманында Руслан Хасбулатовның: «Шәймиевны тимер читлеккә утыртып, Мәскәүгә алып килергә кирәк», – дигән сүзләре дә ишетелде.

Үзгәртеп кору еллары башында Гомәр Усмановны Мәскәүгә Үзәк комитетка эшкә алдылар. Аның урынына обкомның беренче секретаре итеп мине сайлап куйдылар. Гомәр Исмәгыйлевич Татарстандагы хәлләрдән хәбәрдар, аңа моннан шалтыратып та торалар инде. Фәүзия Бәйрәмованың мәйданда ачлык игълан иткән чагы. Усманов миңа канәгатьсез тавыш белән: Ирек мәйданында ачлык игълан иткәннәр икән. Нәрсә эшлисез сез анда? Иртәгә кайтам. 11 гә бюро җыегыз», – дип шалтыратты. Мәскәүдән торып бәя бирү җиңел бит ул.

Бюро җыйдык. Мин республикадагы хәлне аңлаттым. «Михаил Сергеевич демократия, сүз иреге бирде, хәбәрдарлык диде. Халык барысын да әйтә хәзер, минем адреска да әйтәләр, сезнекенә дә», – дим. Заманасы шундый! «Мәйданда – Фәүзия, янында – теләктәшләре. Милли хәрәкәт бу. Әйдәгез, чыгып карыйк», – дим. «Юк, үзем генә чыгам», – ди Гомәр Исмәгыйлевич. Чыгып китте. Без, бюро әгъзалары, тәрәзәдән карап торабыз. Егерме минут чамасы нәрсәдер сөйләшергә тырышып карады Усманов, ләкин әңгәмә барып чыкмады. Ул кинәт борылды да, обкомга кереп тормыйча, Зур Кызыл урамдагы фатирына таба атлады. Ризасызлык күрсәтүче халык төркеме аның артыннан иярде. Бу кайту шуның белән төгәлләнде. Бернинди үзгәреш булмады. Республика үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Мине СССР Югары Советы депутаты, аннан Югары Совет рәисе итеп сайладылар.

Ул вакытта иң зур казанышыбыз – Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүебез булды. Декларация кабул итү – ул бит җаваплылык алу дигән сүз. Кабул иткәннән соң, әзерләнмичә-нитмичә, шул минутта килгән фикерләрем белән чыгыш ясадым. Мин аны хәзергәчә иң яхшы чыгышым дип саныйм.

Элек тә әйттем, хәзер дә әйтәм: безне Декларация кабул иткәнгә гаепли алмадылар. Беләсезме ни өчен? Ул заманда бөтен хакимият СССР кулында, РСФСР үзе СССР алдында  хокуксыз иде, шуңа күрә мөстәкыйльлек турында Декларацияне иң беренче кабул итте. Татарстан кулында безнең милекнең, завод-фабрикаларның – 2 проценты, РСФСР кулында – 8 проценты, калганы СССР кулында иде. РСФСР үзе дә безнең хәлдә иде. Югарыдагылар белән җитди сөйләшү вакытында моны гел исләренә төшерә идем. Ризасызлык белдерүләр булды, ләкин турыдан-туры гаепләүчеләр табылмады. Борис Ельцин да 1990 елда Казанга килеп безгә мөстәкыйльлек өстәде. Бу чын мәгънәсендә шулай. Ә нишләп без мөстәкыйль булмаска тиеш?! Безнең үз җиребез, үз тарихыбыз, үз халкыбыз бар.

Декларация кабул ителү – узган гасырда республикабызның язмышын хәл итә торган иң зур вакыйгаларның берсе булды. Аны берничек тә гадиләштерергә ярамый. Дөрес, «Декларация нәрсә бирде соң?» – дип әйтүчеләр ул чорда да, хәзер дә юк түгел. Декларациянең файдасын сумнарда, тонналарда үлчәү мөмкин түгел, ул – барлык эшләребезнең нигезе. Нәкъ менә аңа нигезләнеп 1994 елда Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәгә кул куйдык. Нәтиҗәдә — без күп кенә финанс мәсьәләләрен үзебез хәл итә алдык, тузган торак проблемасын нигездә хәл иттек. Республиканы тулысынча газлаштырдык. Әле дә газсыз интеккән төбәкләр күп Россиядә. Иң мөһим җиңүебез дип мин халыкның үзаңы үсүен-ныгуын әйтер идем. Без үзебезне татар итеп сизә башладык. Халкыбызның дәрәҗәсе күтәрелүе, татарларга мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүе тоткан кыйблабызның дөреслеген исбатлый. Бүген бөтен дөньяда кризис дибез. Ә Татарстан эшли, яши, дөньяга таныла килә. Республикабызда тынычлык-татулык хөкем сөрә, Аллага шөкер. Республика Президенты алмашынуны да тыныч кына үткәрдек. Киләчәк өчен дә менә шундый матур мирас калдырырга тиешбез. Һәрвакыт үрнәк республика булып яшәргә язсын. Без үзебезгә булган хөрмәтне бары тик яхшы эшләп кенә саклый, алга барышыбызны тәэмин итә алабыз. Яшьләребез белемгә омтыла, Аллага шөкер. Бүгенге яшьләр миңа нигездә ошый. Аларга үсеш өчен мөмкинлекләр дә артты. Чит илләрдән, башка өлкәләрдән белем алырга килгән татар яшьләре дә Татарстанда төпләнеп калырга тели. Яшь гаиләләргә бала тәрбияләү өчен шартлар һәм башка мөмкинлекләр республикабызда чагыштырмача күп дип саныйм. Болар барысы да мөстәкыйльлек турында Декларациянең җимешләре бит. 

Минтимер Шәрипович! Бөтендөнья татар конгрессы барлыкка килү дә шушы Декларация кабул ителүнең нәтиҗәсе бит.

– Дөрес әйтәсез, 1992 елда без беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессын җыйдык. Татар халкының үзаңын ныгыту өчен кирәк иде бу. Делегатларның кәефе бик күтәренке иде. Моның төп сәбәбе — Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүе иде. Опера һәм балет театры бинасында барлык татарларның аягүрә басып «Туган тел»не җырлаганын яхшы хәтерлим. Барысының да күзләрендә яшь… Тетрәндергеч күренеш иде бу. Дөнья буенча чәчелеп яшәгән милләт өчен бу горурлык хисләре белән тулган тарихи очрашу иде. Бу безнең зур җиңүебез иде! Аннан соң халыкара оешма буларак ул 1997 елда Россия юстиция министрлыгында теркәлү узды. Безне таныдылар дигән сүз. Конгрессның төзелүе – үзебезне хөрмәт итү акты да ул. Вакыт күрсәтте: дөнья буйлап сибелгән татарларның кыйбласы – Татарстан. 25 ел эчендә дөньяда бик күп татар оешмалары барлыкка килде. Татар конгрессы хәзер 460 тан артык милли оешманы берләштерә. Конгрессның «Халкым минем» дигән үз тапшыруы, үз газетасы булуы – каһарманлык. Вакытында Индус Таһиров бик яхшы эшләде. Хәзер Ринат Закиров үзенең командасы белән милләтне берләштерү өчен кирәкле, бик файдалы гамәлләр башкара. Эшмәкәрләрне, яшьләрне, дин әһелләрен, татар хатын-кызларын бер мәйданга җыя. Милләт файдасына бәяләп бетергесез зур эшләр башкарыла. Барыгызга да зур рәхмәт! Бөтендөнья татар конгрессының булуы – безнең олы казанышыбыз. Бүгенге көндә һәммәбезне дә тел мәсьәләсе борчый. Глобализация чорында телне саклап калу җиңел эш түгел. Бу эшне мәктәпкә генә тапшырып калдырырга ярамый. Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш. Беребезнең дә туган телдән ваз кичәргә хакы юк! Тел ул — безне халык итеп саклаучы, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне буыннан буынга тапшыручы, әйдәүче төп ысул, омтылыш һәм милләт өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле рухи корал.

«Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылып, барлык татарларны уртак мәгълүмати галәмгә берләштерүе дә Декларация кабул ителүнең нәтиҗәсе. 

Хәзерге вакытта республикада Сезнең дәвамчыгыз булган шәхес, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы белән ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена әзерлек башланды. Сез совет чорындагы Татарстан автономиясе тарихын ничек бәялисез?

4 Путин Минниханов Шаймиев В Болгаре август 2012

Путин, Минниханов и Шаймиев в Болгаре, август 2012

– СССР конституциясендә «автономияле республика – дәүләт» дип язылган. Революциядән соң милли республикаларга караш сак була, чөнки революция казанышларын саклап калырга кирәк бит. СССР Конституциясе берничә тапкыр үзгәрешләр кичерсә дә, бу юллар төп законда калып бара. Без бу дәлилне үзгәртеп кору елларында да файдаландык, күтәреп чыктык. Шуңа нигезләндек. Аның әһәмияте зур. Без республиканың 100 еллыгына үзебезнең хезмәтебез, тарихыбыз, яшәешебез, уңышларыбыз аша акыллы бәя бирергә тиешбез дип саныйм. 2020 елда аны зурлап үткәрү зарур дип саныйм. Аны гадиләштерергә ярамый: бу үз хокукларыңнан чигенү булыр иде.

 Президент вазыйфасыннан киткәч, мәдәни, тарихи истәлекләрне тергезү эшенә керешүегез очраклы түгелдер. Болгар шәһәрен һәм Зөя утравын гына түгел, Биләр шәһәре кебек башка истәлекләрне дә тергезү һәм саклау өчен “Яңарыш” фондының мөмкинлекләре җитәрме? Бу изге эшләрнең киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?

– Мин бу эшкә тотынырга күптәннән кызыга идем, ниһаять, кулыбыз җитте. Болгарны торгызуның нигезе бар. Ислам дине Болгар дәүләтендә ирекле рәвештә кабул ителгән. Мондый тарихи фактны кулдан ычкындырырга ярамый иде. Ислам академиясе юкка гына Болгарда төзелми бит. Россия тарихында беренче тапкыр, Россия Президенты ризалыгы белән ислам академиясен төзүгә җиң сызганып тотындык.

5 Болгар ислам академиясе төзелешендә 15 07 2016

Болгар ислам академиясе төзелешендә 15 июль 2016

XVIII гасырның икенче яртысы — XIX гасырда безнең дин әһелләре бик көчле һәм укымышлы булган. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Гатаулла Баязитов, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Исмаил Гаспринский кебек мәгърифәтчеләребез төрки-татар дөньясында шактый танылган дин галимнәре. Дини белем алу өчен хәзер  мәдрәсәләребез дә, мәчетләрдә дини курслар да бар. Башкалабыз Казанда Россия ислам институты эшли. Безгә хәзер динебезнең барлык тармакларын тирәнтен өйрәнүче югары белемле дин әһелләре – белгечләр, дини һәм дөньяви белемнәрне бергә кушып өйрәнә торган югары дәрәҗәдәге галимнәр кирәк.

Самый большой в мире печатный Коран в Болгаре 2012

Самый большой в мире печатный Коран в Болгаре 2012

Белемле яшьләребез аз түгел анысы. Ислам тарихын чит илләрдә укып, белемнәрен башкаларга да җиткерүче татарларыбыз да юк түгел. Альфред Бустанов дигән егет килеп чыкты менә, себер татары, Омск университетын кызыл диплом белән тәмамлаган, Голландиядә инглиз телендә диссертация яклаган. Дүрт тел белә. Үзенә 29 яшь. Хәзер ул Санкт-Петербургтагы шәхси ислам университетында аспирантлар белән шөгыльләнә. Болгар ислам академиясенең җитәкчесе булырга да лаеклы. Шул ук Амстердам университетында тагын бер егет инглиз телендә ислам юнәлешендә белем ала. Белгечләр юк түгел, шуларны барлап, туплап эшне оештырып җибәрергә кирәк булачак. Җиңел эш түгел, әмма тырышырга кирәк. Атеистлар җәмгыяте төзибез дип, ислам белгечлеге тамырыннан корытылган. Без хәзер шуны яңарту белән мәшгульбез. Болгарда төрле конференцияләр, семинарлар булып тора. Чит ил белгечләре дә катнаша. Шуларның берсендә Мисырдан килгән дин галиме, Мисыр Президентының киңәшчесе әйтте: «Без Казанда басылган Коръән укып үстек, шуны укып белем алдык», – ди. Чынлап та, Коръән иң беренче тапкыр Санкт-Петербургта басылып, аннан соң Казанда күпләп нәшер ителә башлаган. Бу тагын бер тарихи факт. Мирасыбыз бар!

Безгә беренче эш итеп дөньякүләм танылган дин әһелләреннән Голәмәләр, ягъни галимнәр шурасы төзергә кирәк. Бу турыда Президент Рөстәм Нургалиевич белән, белгечләр катнашында бергәләп фикерләштек. Безгә ислам дине өлкәсендә  стандартлар булдыру зарур, ягъни нәрсә һәм ничек булырга тиешлеген билгеләү. Соңгы вакытта бу көнүзәк мәсьәлә. Беләсез, Яровая законнар пакетының кайбер маддәләре дин әһелләрендә борчу тудыра, аңлату тиешле дәрәҗәдә түгел. барыбызны да борчуга салды. Мин аңа карата үз фикеремне җиткердем. Мондый законнар кабул итәр алдыннан фикерләшерлек дин әһелләре советы булырга тиеш дип саныйм. Ислам академиясенең абруе өчен дә бик мөһим адым бу.

Без белемле һәм белемгә омтылучы халык. Җиңел булмас, әмма «башланган эш – беткән эш» диләрме әле? Иң мөһиме – кыйблабыз дөрес. Ислам академиясенең төзелүе – тагын бер казанышыбыз. Моны вакыт үзе бәяләр әле… Академия бинасын төзү эшен бер ел эчендә башкарып чыгарбыз дип ышанам. Ходай ярдәменнән ташламас.

Минтимер Шәрипович! Инде халкыбызга булган теләкләрегезне дә ишетик.

– Татар халкы дөнья буйлап таралган. Читтә гомер итүче милләттәшләребез ана телен ничек тә саклап калырга тырыша. Үзебезнең татар икәнлекне алар безгә ныграк сиздерә. Алар белән аралашкач, кылган гамәлләре, омтылышларына гаҗәпләнәсең, горурлык хисләре туа. Тарихи Ватаннан еракта яшәп тә, милли рухны саклаганнары өчен рәхмәт аларга. Бүген милләт өчен шактый эшләр башкарыла. Телебез, тарихыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез сакланып киләчәккә тапшырылырга тиеш. Моңа омтылыш булдырырга кирәк. Татарлар булдыклы, зирәк, акыллы халык. Үзебезне саклап һәм яклап, башка милләтләрне хөрмәт итеп яшик.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Сез – халкыбыз горурлыгы. Ходай Сезне сәламәтлектән аермасын. Алдагы зур эшләрегездә уңышлар насыйп булсын!    

Әңгәмәдәш – Гөлназ ШӘЙХИ

Минтимер Шәймиевнең 1990 елның 30 августындагы чыгышы

Депутат иптәшләр!

Әле генә без сезнең белән бертавыштан туган республикабызның суверенитеты турында Декларация кабул иттек. Сезне, республиканың бөтен халкын Декларация кабул итү белән котлап шуны әйтәсем килә: Татарстанның күпмилләтле халкы тормышындагы бу мөһим тарихи адымны ясап без үз өстебезгә республикабыз тарихында моңарчы күрелмәгән олы җаваплылык алдык. Әгәр дә бу өлгергәнлек факты икән, үзебез белдергән мөстәкыйльлек аша республика халкы тормышының матди дәрәҗәсен күтәрү, ә иң мөһиме – җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән халыклар дуслыгын саклау һәм ныгыту өчен без хәзердән үк зирәк акыл белән эш итәргә тиешбез. Суверенитетның югары бәһасе менә шундый, кадерле иптәшләр. Югары Советның шушы составы үз өстенә шундый җаваплылыкны алды, аны эштә күрсәтү дә аңа йөкләнә. Бу олы юлда барыбызга да уңышлар телим!

Безнең белешмә

Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ — 1937 елның 20 гыйнварында туган.

  • 1954 елда М. Шәймиев Пучы урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә.
  • 1959-1967 – Мөслим, Минзәлә районнарында авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
  • 1969-1983 елларда – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
  • 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
  • 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
  • 1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
  • 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
  • 1990 елда ТАССР Югары Советы  Рәисе итеп сайлана.
  • 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.
  • 1996 елның 24 мартында Татарстан Републикасы Президенты итеп кабат сайлана.
  • 2001 елның 25 мартында тагын бар кат Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
  • 1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы.
  • 2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тәкъдиме буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
  • Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
  • 2001-2010 елларда «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
  • М. Ш. Шәймиевнең ТР Республикасы Президенты буларак вәкаләтләре 2010 елның 25 мартында тәмамланды.
  • 2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнде.
  • 2010 елның апреленнән — «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе. Россия җәмәгать телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.

Дәүләт бүләкләре

  • Ленин ордены (1966)
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1971)
  • Октябрь Революциясе ордены(1976)
  • Халыклар дуслыгы ордены(1987)
  • II дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” (1997)
  • I дәрәҗә “Ватан каршындагы хезмәтләр өчен ордены” (2007)
  • III дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” ордены (2010)
  • IV дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” ордены (2014)
  • «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены (2010)
  • «Дуслык» ордены (2015)

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Один комментарий

  1. шамил баһаутдин

    Соклангыч сөйләшү

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*