tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индрәйдә – “Ел уңышы-2019”
Индрәйдә – “Ел уңышы-2019”

Индрәйдә – “Ел уңышы-2019”

Ноябрь ахырында Төмән өлкәсендәге Индрәй авыл клубында “Ел уңышы-2019” бәйрәме үткәрелде. Анда төрле өлкәләрдә алдынгы урыннарны яулаучылар тәбрикләнде. Бу хакта Төмәннән Гөлнур Вәлиева хәбәр итә. “Ел укучысы”, “Сәхнә йолдызы”, “Ел спортчысы”, “Ел волонтеры” кебек номинацияләрдә җиңүче исеменә Наилә Кәримова, Фәнил Сәйдимов, Алсу Речапова, Денис Ихсанов, Алинә Алеева, Салават Сәитов, Илфат Халиков, Диана Арипова, Севинч Едгорова, Хуршеджон Едгоров, Марат Халиков, Эвелина Речапова лаек булдылар. Аларга Төмән өлкә Думасы депутаты, «Бердәм Россия»партиясенең Төмән төбәк бүлеге секретаре урынбасары Николай Токарчук, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин, Төмән районы хакимиятенең мәдәният идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузин, Индрәй думасы рәисе Рөстәм Арипов бүләкләр тапшырдылар. «Родонит» мәдәният һәм ял үзәгенә (Индрәй авыл клубы) йөрүчеләр музыкаль бүләкләрен тәкъдим иттеләр.

Бу бәйрәм җиңүчеләргә дан өстәсә, якыннарына горурлык, шатлык алып килә. Ә башкаларга тагын да тырышыбрак укырга, спорт, бию, музыка белән шөгыльләнергә дәрт өсти.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*