tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ир-егетләр тауларда сынала
Ир-егетләр тауларда сынала

Ир-егетләр тауларда сынала

«Тау белән тау очрашмый» дигән әйтемгә карамыйча, Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск татарлары әгъзасы Рәфис Сафин, Татарстанның Актаныш татарлары исеменнән Алмаз Нурлыев, Айрат һәм Руслан Хаҗиевлар, ТНВ каналының Уфадагы корпункты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына һәм Актаныш районының 310 еллыгына багышланган акция оештырды.

Иремель тавы итәгендә башланган чара куе урман аша үтеп, тау сукмакларыннан югарыга алып менеп китте. Походта катнашучыларга искиткеч матур табигать куренешләре ачылды һәм бихисап чишмәләр үтәргә туры килде. Башкортстанның Иремель тауларыннан агып чыккан Агыйдель елгасы да Татарстанның Актаныш районында Кама елгасына килеп тоташа.

– 62 яшьтә булуыма карамастан, үземне сынап карарга булдым, улымны да үзем белән алдым, бик матур күренешләр, Актанышка бик матур тәэсирләр алып кайтам, – ди чарада катнашучы Айрат Хаҗиев.

Мондый акцияләр, беренчедән, матур ял итү чарасы булса, икенчедән, төрле төбәктә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне якынайту, берләштерү кебек изге максатлар куелган.

Рузил Имамов
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*