enrutat
Баш бит / Ир йорты – киң йорт
Ир йорты – киң йорт

Ир йорты – киң йорт

«Дуслык»ның 30нчы санында «Тарихны үзебез язабыз» дигән рубрика астында
авылларыбыз тарихын төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар аша яза башлыйбыз
дигән идем. Бүген Киров өлкәсе Урта Шөн авылында яши торган Сания апа белән Заһретдин абый Бәдретдиновлар капкасын кагабыз.

Әтисеннән бер генә хат килә
Әлбәттә, очрашу турында алдан сөйләштек, килеп җитүгә Сания апа үзе
чыгып каршы алды. Заһретдин абый өйдә юк иде, ул соңрак, бер пакетка
гөмбә җыеп кайтып керде. Гөмбәгә ерак йөрмиләр икән, мәктәп янында гына
үсә диделәр. Сүз “Дуслык” газетасыннан башланды.
– Без аны чыга башлаганнан бирле яздырып алдырабыз, – диде Сания апа,
йөрәкләремә җылы салып. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, әкрен генә гаилә
тарихын барлый башладык. Авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге ул бит
гаилә эчләрендәге тәрбиягә барып тоташа, нәтиҗәдә кешеләрнең үз-үзләрен
тотышта теге яки бу авылга гына хас булган бер төсмер барлыкка килә,
халыкның үзаңы формалаша.

– Әтием Гафи Гайфетдинов сугышка киткәндә мин ике ай ярымлык имчәк бала
булып калганмын. Әнием Шаһидә сөйләве буенча, ул күрше әбидән алъяпкыч
алып, шуңа мине төргән дә, әтине Нократ Аланына хәтле озата барган. Бу
1941 елның август ае, сугышка китүчеләрне пароходка төяп алып киткәннәр.
Әни яр кырында кул болгап калган да, әтине башка күрмәгән. Әтидән бер
генә хат килә, урманга ат белән ашау китерәм дигән.
Сугышта һәлак булды дигән язу башта сельсоветка килә. Кайгылы бу хәбәрне
ничек әйтергә белми, дүрт бала белән тол калды дип җәлләп, хатыннар,
ишеткәнче-белгәнче бераз күңеле юансын дип, әнине кибеткә алып
киткәннәр. Юлда бер әби әнине күреп, капкасыннан чыккан да, Шаһидә,
Гафинең похоронкасы килдеме мени, үлгәнмени, дип сораган…
Сания апа сугыш һәм сугыштан соң елларның бар ачысын үз җилкәсендә татып
үсә.

– Майны хөкүмәткә тап- шырасы иде, аны кабул итүдә туганыбыз утырды. Бик
таләпчән иде. Берсендә, әле курты чыгып бетмәгән дип, мине кире борды.
Елый-елый кайтып киттем, әни, туганым бит, сүзгә керәсем килми дип, шуңа
күрә мине җибәрә иде, – дип, Сания апа ул елларны исенә төшерде.
Бу урында сүзгә Заһретдин абый кушылды. Сания апа соңгы майны да тапшыра
идек дип зарланып аласы килде, юклыкта үскән буларак, ризыкны
бөртекләп-хәстәрләп тоту канына сеңгән, ә Заһретдин абый ир кеше
буларак, йортыннан башка дәүләт өчен дә кайгыртучы:
– Сугыштан соңгы еллар ич, дәүләткә дә кирәк.

Ат кына аңламый
Заһретдин абый Бәдретдин белән Бәдәр гаиләсендә бишенче, төпчек бала
булып туа. Әтисе 1888 елгы, яше олы булганлыктан сугышка алмыйлар.
Тормышны төптән тарта торган, тирән акыллы, җор телле була ул.
Колхозлашу елларында күмәк хуҗалыкка керми озак карыша. Ат тотканнар,
керсә, атын аласылары билгеле инде! Әмма, ни тартышса да, колхозга керми
булдыра алмый. Колхозчылар, Бәдретдин колхозга керүгә ризалык биргәч,
аюны да җиңдек бит дип әйткән диләр.
Бәдретдин җиңелә, тик ат кына ник аны чит кешеләр җиккәнне аңламый,
торып- торып үз капкасына таба борылып керә торган була…
Заһретдин абыйның колхозда эш стажы 45 ел, гел алдынгылар рәтендә була,
хезмәт ветераны. Әтисе кебек ул да бик җор телле булган, гаражга килеп
кергәч, халык, йә, тыныгыз, хәзер Заһретдин сөйли дия торган булганнар.

Ир йорты
Сания апа үзе гомере буе тырышып эшләп, дүрт бала үстергән кеше буларак,
әнисенең тормыш алып баруда биргән киңәшләренең никадәр төпле булуына
әле дә соклана.
– Яшь чак, Заһретдин белән ачуланыштык, мин баламны күтәрдем дә, урам
буйлап әниләргә киттем, тормыйм, кире кайтам дим. Әни, чәй дә эчертеп
тормый, баланы алды да, мине ияртеп, бакча артлары буйлап кире илтеп
куйды. Аның сүзләрен һич онытасым юк: “Ир йорты – киң йорт, балам,
туганнарың йортында яшәп булмый, – диде ул. – Әйдә, кайт, Заһретдин
чыгып киткәндер инде, өегез ачык калгандыр, кеше керер.
Сания апа үзе дә бик җор телле. Әнисе белән әтисе язылышкан вакытларны
да кызык итеп сөйләде. Әнисе Шаһидә кияүгә бик яшьли чыга, сельсоветта
яздырмаслар дип, ире Гафинең туган елы белән язылыша.

Сыер сату
Үз тормышының бер хәлен дә мәзәк итеп әйтеп бирде.
– Улым Ринат Нижневартовскида яши иде, онык туды, барып күрәсе килә бит,
үзләре дә бик чакыра. Заһретдин сыерыңны үзең белән алып бар, алып
калмыйм дип кырт кисте. Озак уйламадым, ичмасам, барысын күреп кайтырмын
дип, сыерны саттым да, бер атнага дип киттем. Авылга әтисе янына
Казандагы кызым кайтып калды. Юлда ике көн барасы, барып җитүгә диярлек,
кызым телефоннан чылтырата, әти, бар кайт, үзем торам диде, мин инде
Казанда ди. Өй таркала инде дип “Ах!” иттем дә, балаларга, кире кайтырга
дип шундук билет алырга куштым.
Нижневартовскига хәтле барып, бары тик ике көн тордым, шул ике көн өчен
сыер сатылды!
Сыер сатылды, әмма авыл кешесе сыерсыз тора аламени?! Иртән күршеләрнең
капкасыннан көтүгә сыер чыкканлыгын күреп йөрәк әрни бит! Озак тормадык,
икенче сыер алдык…
Бәдретдиновлар, яшьләре олы булса да, әле дә мал тотып яши. Нәрсә
эшләсәләр дә гел икесе бергә, бер-берсенә терәк һәм балаларына үрнәк.
Татар авыллары тарихын язабыз дидем. Ул менә шундый гаилә тарихларыннан
туплана да инде. Гаилә тарихы исә, үзенең күргәннәре, гыйбрәтләре һәм
мәзәкләре белән сабыр, тырыш һәм булган, ни булса да югалып калмый
торган җор телле татар тарихын тәшкил итә.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотосы.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*