tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Һадиев татар авыллары турында китапларны Милли китапханәгә китерүне сорады
Ирек Һадиев татар авыллары турында китапларны Милли китапханәгә китерүне сорады

Ирек Һадиев татар авыллары турында китапларны Милли китапханәгә китерүне сорады

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев Россиядәге татар авыллары тарихына багышланган китапларны Милли китапханәгә китерергә өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ»га интервьюда әйтте.

«Чит төбәкләрдәге татар авыллары тарихларына багышланган китаплар безгә килеп җитми. Кайвакыт ак көнләшү белән көнләшеп куябыз. Мәсәлән, Самара, Әстерхан өлкәсендә татар авылы тарихына багышланган китапны чыгарган кеше үзе, инициаторымы, я булмаса җәмгыять рәисе конгресска бүләк итәләр, Милли китапханәгә керми китәләр. Аннары күбесе белән яңадан элемтәгә кереп, шушы китапларны алдырырга тырышабыз», — диде.

Ирек Һадиев хәзерге вакытта Милли китапханә төбәк тарихларына багышланган китапларны туплау белән мәшгуль булуларын сөйләде. Киләчәктә бу китаплардан күргәзмә оештыру да ниятләнә.

«Әгәр китапны бик зур матди чыгымнар белән чыгарганнар, бүләк итәргә җайлары юк икән, безнең китапханәнең сатып алу мөмкинлеге дә бар. Сатып алабыз, Хөкүмәт китап сатып алу өчен акча бирә», — дип белдерде ул.

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*