tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутскидагы татар үзәге 25 еллык юбилеен билгели
Иркутскидагы татар үзәге 25 еллык юбилеен билгели

Иркутскидагы татар үзәге 25 еллык юбилеен билгели

21 гыйнварда Иркутскида җирле татар оешмасы – татар-башкорт мәдәни үзәге тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәк оештырулуының 25 еллыгына багышлана.

Кичәдә Иркутскиның үзендә эшләүче үзешчән коллективлар: “Бүләк” вокаль ансамбле, “Балачак” балалар төркеме һәм Казаннан килгән артистлар чыгыш ясаячак дип көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән котлау сүзләрен җиткерер һәм бүләкләрне тапшыру өчен Иркутскига БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров киләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*