tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исәннәрнең — кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Исәннәрнең — кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!

Исәннәрнең — кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!

Берничә ел элек Камышлы авылының өченче зираты тулды һәм ябылды. Биредә безнең кадерле әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, балаларыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез җирләнгән. Мәңгелек йокыга талган газизләребез арасында 19 гасырның уртасында туган кешеләрдән алып 2017 елны мәрхүм булганнарга кадәр. Кызганычка, бүгенге көндә күп каберләр язусыз шул, ә исем-фамилияләре булганнарны бу көннәрдә дәфтәрләргә күчереп язып чыктык. Шушы дәфтәрләрдән электрон вариант та баса башладылар инде.

4 меңгә якын каберләр рәтләре белән язылып алынды. Киләчәктә Камышлы авылы поселениясе администрациясе шушы рәтләргә саннар куеп чыгарга да планнаштыра икән.
Мәрхүмнәрнең исәп-хисабын язып, күркәм эшкә өлеш кертүчеләр: Сафина Раилә, Хәкимова Гөлфия, Галимуллина Римма, Минһаҗева Гүзәлия, Мәхмәтова Фидания, Ерниязова Зөлфия, Хәйруллина Динә, Гыйләҗева Халидә, Садршаитова Фидания, Сәфиуллина Миңсылу, Минегалимова Җәмилә, Сагирова Флюра, Госамова Наилә, Садриева Флюра. Вакыт табып, ярдәм кулы сузган өчен сезгә, апалар-кызлар, бик зур рәхмәт!

Без бу эшне нидән башладык дисәк… Камышлы авылыннан чыккан, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче кешеләр авылдашыбыз – Казандагы «Түбәтәй» туклану челтәре җитәкчесе Солтан Эдуард улы Сафиннан авыл зираты турында сорашканнар. Биредә туганнарының каберләрен таба алмауларын белдергәннәр. Ә Солтан исә моны авылда яшәүче әнисе Раилә ханыма сөйләгән. Шуңа күрә ныгытып чүп үләннәре басканчы йөреп-ерып чыктык без зиратны, барлык мәрхүмнәрнең исем-фамилияләрен язып. Камышлы авылы халкы исеменнән бу эшне башлаучы Раилә ханым Сафинага бик зур рәхмәтлебез, билгеле.

Ә Солтанга килгәндә, ул һәр җәен үз кесәсеннән түләп, эшче табып, зиратыбыздагы чүп үләннәрен чаптырта. Бензинына да түли, чаба торган техникасын да (триммер) алып биргән. Солтан, изгелегең өчен рәхмәт яусын. Сәламәт булып яшә. Шундый ярдәмле, миһербанлы кешеләребез күбрәк булса иде…
Хөрмәтле авылдашлар! Әгәр дә якыннырыгызның каберләрен табарга теләсәгез, без сезгә ярдәм итә алабыз. Мәрхүм булган якыннарыгызны онытмагыз, каберләрен табып, кадерләп торыгыз!

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА
Камышлы авылы

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*