tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы зиратында өмәләр узды.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Зиратлар-исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәртиптә тотарга бурычлы.

Безнең зиратта тәртип юк иде-кая карама зур-зур агачлар, чүп үләне басып киткән. Бер ял көнне зиратта өмә ясарга булдык. Изгелек җирдә ятмас диеп, иртәнге 9га авылдашларым җыелып та беттеләр.

Шушы авылда туып үскән, хәзергесе көнне читтә яшәүче авылдашлар да байтак иде арабызда. Барлыгы 67 кеше чыккан иде өмәгә. Үз тракторлары белән ярдәм итүчеләрне аерым билгеләп үтәсем килә. Менә алар: Салават Җәләев, Әнвәр Хәбибуллин, Рәфис Гибадуллин, Рассветтан Наил Галләмов, Азизулла Пулатханов, Рәфис Әхмәтов. Зиратны бер көндә генә чистартып бетерерлек түгел иде. Икенче атнаны да 40 тан артык кеше җыелып өмәгә чыктык.

Барчагызга да Ходай Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Дөрес, зиратта әле эшләнәсе эшләр байтак. Алла теләсә, көз көне дә җыйнаулашып өмә ясарга булыр, дип исәпләштек.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*