tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кишет моряклары генералда кунакта
Иске Кишет моряклары генералда кунакта

Иске Кишет моряклары генералда кунакта

Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан Арча районының Иске Кишет авыл китапханәсе авылдагы төрле елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләрне Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллин музеена батырлык сәгатенә дәште. Кичә ачык һавада үтте.

Авылдан флотта хезмәт иткән егетләр 10лап кеше: авылның аксакалы Вилсур абый Абдуллин, Хәйруллин Марсил(вафат), Габитов Хәмбәл, Абдуллин Фәнил(вафат), Гәрәев Таһир, Хөсәенов Вильдар, Хөсәенов Вильсур, Галимҗанов Ильнар, Юнысов Ильнур, Гайфуллин Илназ.

Матросларның иң өлкәненә аз да түгел, күп тә түгел – Абдуллин Вилсур абыйга 85 яшь кенә. Килә килешкә үк армиядән кайтканыма 63 ел, әле берәүнең дә болай хөрмәтләп, зурлап моряклар бәйрәменә чакырганы юк иде дип зур рәхмәтен җиткерде.

Гани Сафиуллинның бер апасы Вилсур абыйның әтисенең энесенә кияүгә чыга. Музейдагы стендка куелган бер фотосурәтнең табылу тарихын да сөйләп алды әле ул. Бакуга баргач ул туганнарыннан Гани Сафиуллинның кавалериядә хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтен алып кайтып Әтнәдәге туганнарына бирә. Һәм шул фотосурәт музейга килеп ирешә.

Кичәдә егетләр бер-берсе белән туганнардай якын итеп күрештеләр, фотоальбомнардан хезмәт иткән еллардагы фотосурәтләрне кызыксынып карадылар, музей белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чарага килгән егет Вильсур Хөсәенов үзләре хезмәт иткән СССР вакытындагы хәрби флагны да алып килгән иде.

Китапханә мөдире Гөлфия Габитова матур әдәбиятта татар, рус, чит ил язучыларының диңгезчеләр турында язылган: А.Грин, Ж.Верн, В.Р.Паласио, Р.Л.Стивенсон, М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, М.Юныс әсәрләре белән таныштырып үтте.

Ахырдан музей ишек алдында тәмләп күмер самоварыннан коймак белән чәй эчтек. Ин шәә Аллаһ исән-сау булып торсак әле киләсе елларда да кабат очрашырбыз.

Авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*