tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске татар бистәсе турында күбрәк бел
Иске татар бистәсе турында күбрәк бел

Иске татар бистәсе турында күбрәк бел

Бүген 17: 00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Татар бистәсе: Сәүдәдән сәнәгатькә» дип аталган экскурсия башлана. Теләге булганнар язылу буенча бара ала, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең социаль челтәрләрләрендә.

Экскурсовод булып Лилия Кәлимуллина чыгыш ясаячак. Яр буе буенда йөргәндә ул еллар дәвамында әлеге территориядә барган үзгәрешләр турында сөйләячәк.

Сәяхәт вакытында Казанның иң борынгы мәчете, якты һәм төрле төстәге татар йортлары турында белергә, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле булган предприятиеләр белән танышырга мөмкин булачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*