tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәкнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мастер-класс күрсәттеләр һәм Чернобыль ветераны янына бардылар
Иске Ярмәкнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мастер-класс күрсәттеләр һәм Чернобыль ветераны янына бардылар

Иске Ярмәкнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мастер-класс күрсәттеләр һәм Чернобыль ветераны янына бардылар

Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында җирле “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары яшь буынга татар халык ашлары турында сөйләделәр һәм токмач ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылды. 

Соңыннан Чернобыль афәтен җиңүдә катнашкан каһарман шәхес, радиация тудырган авырлыкларны җиңеп яшәүче Валиахметов Тәбриз абый гаиләсендә кунак булдык, күргәзмәдәге милли ризыкларыбызны да авыз итәргә алып килдек. Бу үрнәк гаиләгә киләчәктә дә авырлыкларга бирешмичә, озак еллар пар канат булып яшәргә теләкләр теләп, киләсе “Ак калфак” очрашуларына өмет итеп таралыштык.

 Җирле “Ак калфак” оешмасы хәбәрчесе Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*