enrutat
Баш бит / Искәндәр Гыйләҗев: мин – сак оптимист
Искәндәр Гыйләҗев: мин – сак оптимист

Искәндәр Гыйләҗев: мин – сак оптимист

Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев бу көннәрдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан галим белән очрашып ил-көндә барган хәлләр­гә мөнәсәбәтен сораштык, миллә­тебезгә, фәнгә кагылышлы проблемаларны кузгаттык, шәхси тормышын да читләтеп узмадык.

– Әңгәмәне уңайсызрак сораудан башлыйм әле. Зыялыларыбыз арасында, Аяз Гыйлә­җевның иҗа­тын, мирасын пропагандалау белән нигездә хәләл җефете Нәкыя Гыйләҗева шө­гыль­ләнә, әдипнең улы Искән­дәр читтәрәк кала, югыйсә аның мөмкинлекләре күп бит, дигән­рәк дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга ничегрәк җавап бирер идең?

– Беренчедән, һәр кеше үз урынында булдыра алганын эшли. Аллага шөкер, әни исән-сау. Бу юнәлештә эшли. Әтинең иҗатын өйрәнүче, пропагандалаучы махсус әдәбият белгечләре күп. Мин әдәбият белгече түгел. Мин фәкать Аяз Гыйләҗевның улы. Дөрес, кулдан килгәнне эшлибез инде. Бәлкем кайбер кеше сүлпән эшли дип аңлыйдыр, шуңа тәнкыйтьлисе киләдер. Мин кулдан килгәнне эшләргә яратам, ниндидер фанта­зияләр белән йөри алмыйм. Чит илләрдә әтинең иҗатын пропагандалыйм, моның яңа юлларын эзлим. Биредә ниндидер оештыру эшләрендә катнашам. Бөтенесен әйтеп, сөйләп тә йөреп булмый.

– Кайберәүләрдә Аяз абый­ның юбилее, туксан еллыгы сүлпәнрәк узды дигән тәэсир калды.

– Мин алай ук начар булды дип әйтмәс идем. Матур гына узды. Һәркем үзенчә кабул итә бит: кемдер – бер нәрсә, кемдер икенче нәр­сә көтә. Бәлкем кайберәүләр күбрәк көткәндер. Бәлкем алар әтинең иҗатын тирәнрәк, киңрәк аңлыйдыр. Шунысы да бар: бик күп кеше аңлап бетермичә, “чәйнәргә” ярата.

– Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” дигән китабы, ни­һаять, урысча басылып чыкты. Әлеге тоталитаризмга нәфрәт рухы белән сугарылган әсәр дөнья күргәч, урыслардан, урыс телле укучылардан тәэсирләре белән уртаклашып мөрәҗәгать итүчеләр күптер?

– Бу уңайдан ниндидер статис­тик мәгълүматларым юк. Минем тәэсирем шундыйрак: хәзер халык азрак укый башлады. Гомумән, хәзер халык әдәбиятка сүлпәнрәк карый. Совет вакытында әдәбият, язучылар күз уңында, берәр яңа китап дөнья күрсә, вакыйга була иде. Ул китапны күп кеше табарга, укырга, фикер алышырга тырыша иде. Югыйсә ул вакытта байтак китап йөз-йөз илле меңле, хәтта ике йөз меңле тираж белән чыкты. Барыбер ул китапларны табу кыен иде. Әле хәтерлим: тарих укытучысы еш кына безгә дәрестә, менә шундый китап чыкты, күрми-укымый калмагыз, дип сөйли иде. Хәзер андый хәл булса да бик сирәктер – китапны популярлаштыру өчен үзенә күрә ниндидер кампания оештырырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Заманасы шундый. Хәзер мәгълүмат шундый күп, шундый төрле. Китапны таныту өчен күп көч куярга кирәк. Хәзер яхшы китап булу гына җитеп бетми. Кайтавазлар булдымы дигән сорауга нәрсә дим? Бәлки мин ишетми калганмындыр. Ләкин кайбер коллегаларыбызның Аяз Гыйләҗевны урыс телендә укып чыгып гаҗәпләнгәнен, үзләре өчен яңа дөнья ачканын беләм. Әгәр бу әсәр, урыс теленнән тыш, инглиз һәм башка чит телләргә тәрҗемә ителсә, танылу өчен тагын бер зур мөмкинлек тууы ихтимал. Бе­лүем­чә, хәзер ул төрек теленә тәрҗемә ителә. Минемчә, төрек дөньясында ул һичшиксез зур кайтаваз тудырачак. Төрек дөнья­сында китап уку традициясе бар. Мадьяр теленә тәрҗемә ителгәч, Венгриядә фурор ясаганын беләм. Мадьяр дусларыбызга һәм коллегаларыбызга зур рәхмәт. Хәзер мин, туганнарым, дусларым, коллегаларым бу әсәр­не башка телләргә тәрҗемә итүдә тырышлык күрсәтә. Әгәр инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкса, аның бөтенләй башка яшә­еше башланачак.

Фән – иҗади эш ул

– КФУда Татарстан тарихын укытучы буларак ничек уйлый­сың: хәзерге вакытта университеттагы филологларга, тарихчыларга Татарстан тарихы, татар халкы тарихы җитәрлек укытыламы? Укытылмаса, КФУ җитәк­че­легенә шулай-шулай эшләргә иде, дигән тәкъдим белән кер­гәнең бармы?

– Әлбәттә, уку программалары турында фикер алышабыз, ки­ңәш­ләшәбез, үз позициябезне җитке­рер­гә тырышабыз. Минемчә, тарихчыларга һәм татар юнәлешендә белем алучыларга Татарстан тарихы ярыйсы гына укытыла. Кызганыч, бу фән бик күп гуманитар факультетларда укытылмый. Ми­немчә, гуманитар белгечлекләрдә тарихны – Россия һәм Татарстан тарихын тиешле дәрәҗәдә укытырга кирәк. Тарих ул – гомум гуманитар белемнең бер өлеше. Студент нинди җирдә басып торганын, нинди тарихка ия булган тө­бәктә яшәвен белергә тиеш. Җи­тәрлек дип әйтсәм, дөрес булмас. Вәзгыять җиңел түгел. Гомумән, безнең җәмгыятьтә гуманитар белемгә караш нык сүлпәнәйде. Аның әһә­миятен аңлау кимеде. Ул тенден­цияләр безнең университетта да сизелә. Татар тарихын киңрәк, күбрәк укытырга кирәк. Мондый тәкъдимнәрне ясыйбыз. Аңлау бар шикелле. Ләкин ниндидер оештыру, финанс мөмкинлек­ләре, башка факторлар комачаулый.

– Хәзерге вакытта өстәлеңдә нинди гыйльми эш ята? Аны кай­чан тәмамларга уйлыйсың?

– Бернинди гыйльми эш ятмый. Бәлкем мин куертыбрак әйтәмдер. Ниндидер тәгаен мәкаләләр языла. Тик менә ниндидер зур мо­ногра­фиягә, китапка утырырга вакыт юк. Дөресен генә әйткәндә, агымдагы эшләр бик күп. Тегендә, монда мә­калә язасың. “Казан утлары” жур­­н­алына сорадылар – мәкалә яздым. Мәскәүләргә язып салдым. Гер­мани­ядә чыга торган бер журналга мәкалә җибәрдем. Төркиядән сорадылар, язарга кирәк. Ниндидер конференция­ләрдә чыгыш ясау өчен язып торам. Ләкин бер зур монографиягә алыну хыялда гына кала. Оештыру эшләре, башка мә­шәкатьләр бик күп вакытны ала, фән белән шөгыльләнергә мөм­кинлек бирми.

Фәнни эш тә илһам килүгә бәй­ле. Ничек кенә әйтсәң дә, иҗади эш ул. Аның өчен күңел тынычлыгы да кирәк. Дөресен әйтим, күңел дә тыныч түгел. Өйдә, Аллага шөкер, барысы да тәртиптә. Тик менә башка хәлләр, вәзгыятьләр тынгысызлап тора. Милләт, тел, гомум ситуация борчый. Болар, әлбәттә, фән белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар түгел. Фәнни хезмәт ул, әдәби әсәр шикелле, эчеңдә өлгереп ки­лә. Син аның турында гел уйлап йө­ри­сең. Бөтен чыганакларны җыеп алсаң да, аны автомат рәвештә генә язып булмый. Илһам кирәк. Кинәт кенә килеп чыга ул: өстәл янына утырасың да яза башлыйсың, кайчагында дәртләнеп, кузгалмыйча сигезәр-унар сәгать утырасың. Әдә­­би әсәр язу серләренә якын ул.

– Татар энциклопедиясенең алтынчы татар басмасын ике китап итеп бастыру ихтималы туган диләр. Аны ничек хәл иттегез?

– Әле аны хәл итмәдек. Бу – катлаулы мәсьәлә. Шәт, алтынчы том ике китап булып чыгар. Чөнки көтелмәгәндә материал бик күп булып чыкты. Әлегә чыгу юлыбыз юк.

– Тугызынчы сыйныфлар өчен төрки халыкларның уртак тарих дәреслеге языла дигән хәбәрләр ишетелгән иде. Бу юнәлештә ниләр эшләнә? Бу хакта ниндидер мәгълүматың бармы?

– Әллә ни мәгълүматым юк. Әмма хәзерге көндә ул безгә кирәк микән?! Хәзер татар тарихын да балаларыбызга тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алабызмы әле? Минемчә, гомумтөрки халыкларның тарихын без татар тарихына бәйләргә, татар тарихын беренче урынга чыгарырга тиеш. Ниндидер го­мум­бәйләнешләрне, уртак тамырларны эзләү, күрсәтү кирәк, билгеле. Әмма бүгенге мәлдә махсус төрки халыклар тарихын укыту – утопия генә ул. Казахлар бу эшкә алынган икән, гаҗәп түгел. Аларның мөм­кинлекләре башка. Без әле татар тарихын укыта алмыйча тыпырчынабыз.

Азагы хәерле булсын

– Син тарихчы буларак үт­кәнгә дә карыйсың, киләчәкне дә чамалыйсың. Илле елдан дөнья картасында Татарстан ди­гән мөстәкыйль дәүләт булырмы?

– Бу сорауны сәясәтчеләргә бирергә кирәктер. Алар нәрсә әйтер? Әлбәттә, тарихта деко­ра­цияләр бик тиз үзгәрә. Күп нәрсә кинәт кенә, көтелмәгәндә үзгәреп куя. Советлар Союзы кинәт кенә юкка чыкты шикелле. Бик күп кеше өчен көтелмәгән, гаҗәп хәл булды ул. Моннан йөз ел элек Татарстан дигән дәүләт булмаган. 1920 елны азмы-күпме дәүләтчелек формасы булган, автономияле Татарстан Республикасы барлыкка килгән. Әлбәттә, без аны югалтырга тиеш түгел. Кызганыч, бик күп нәрсә татарның үзенә генә бәйле түгел. Телне, гореф-гадәтне, милли горурлыкны саклау татарга бәйле. Моны бернинди Русия дә оештыра яки тыя алмый. Татар горур, үз көченә ышана, үз-үзен ихтирам итә торган халык булса, ул сакланачак. Ә менә Татарстан илле елдан, йөз елдан нинди булыр – моны фаразлый алмыйм. Гәрчә хәзерге вакытта бик борчулы тенденцияләр күренә. Кайбер Мәскәү сәясәт­челәре, журналистлары халык фикерен сынау өчен эреләндерү, губерналаштыру идеясен яңгы­раталар, илне милли республикаларга бүлү дөрес түгел, дип бел­дерәләр. Күренеп-сизелеп тора: һөҗүм бара. Ничек булып чыгасын фаразлавы кыен.

– АКШның санкцияләр сәя­сәте кайчан бетәр икән?

– Путинга бирә торган сорау бу. Белмим. Аларның кайдан, ни сәбәпле килеп чыкканын уйларга кирәк. Бәлкем, санкцияләр бер этәргеч тә булырга тиештер. Бөтен нәрсәне кара буяу белән генә буяп булмый. Санкцияләр бар икән, азагы хәерле булсын, дияргә дә үз эшеңне эшләргә кирәк.

– Төркия икътисады, төрек лирасы зур кыенлыклар кичерә, шулай да Европа Берлеге ярдәм итми калмас, диләр. Ничек уйлыйсың?

– Син миңа бик зур сәяси сораулар бирәсең. Төркиядә бүген инфляция. Моннан ун-унбиш ел элек Төркия Европа Берлегенә керергә омтыла иде. Ул вакытта Европа, мөселман дәүләте дипме, башка шартлар үз ролен уйнагандырмы, һич тә Төркияне кабул итәргә теләмәде. Хәзер Әрдоган илне бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китте, Европадан ераклаша башлады. Монда да нәрсә буласын чамалавы шактый кыен. Үз эчеңә йомылу беркайчан да файда китерми. Минем уйлавымча, Төркия ачыг­рак булса, йомылып кына яшәмәсә, аның киләчәге яхшырак булыр иде. Төркия – зур, көчле дәүләт. Киләчәккә өмет белән карый ала. Ләкин йомылу бөтен яктан да гадиләштерүгә китерә. Билгеле, буйсынмаска, үз йөзеңне, тра­ди­цияләреңне сакларга кирәк. Тик бер чиктән икенче чиккә ташлану кирәк микән?! Ниндидер урталык табу зарур. Сәясәттә зирәклек, киң караш, башка фикергә колак сала белү, дипломатия мөһим. Йомылу да, шул ук вакытта бөтенләй ачылып бетү дә дөрес түгел. Хәер, бөтен дәүләтләргә дә кагыла бу. Без бөек яки барысын да үзебез хәл итәбез дип яшәп булмый. Дөнья үзгәрде.

– Син – оптимистмы, пессимистмы?

– Оптимист та, пессимист та түгел. Мин сак оптимист булырга тырышам. Татарча әйтсәк, сагаеп карый торган оптимист. Кайвакыт мин пессимистик фикерләр белән яшим. Кайвакыт оптимизм беренче планга чыга. Советлар Союзы вакытында мондыйрак мәзәк бар иде: оптимистлар – инглиз телен, пессимистлар – кытай телен, реалистлар Калашников автоматын өйрәнә. Мин, әлбәттә, Калашников автоматын өйрәнмим. Реалист ди­гән сүз миңа шулай да якынрак. Мин инде шактый яшәгән, күргән, күп үзгәрешләр кичергән кеше. Оптимист яки пессимист дисәм, ахмак булыр идем. Мин реалист булырга тырышам. Иң начар нәрсә, мөгаен, күрәзәче булырга тырышудыр. Бигрәк тә хәзер киләчәк турында фикер йөртү, фаразлау читен. Гадәттә ул фаразлаулар тормышка ашмый, буш сүз булып кала. Бу илдә киләчәк турында түгел, узганнар хакында әйтү дә кыен бит әле. Моннан ун ел элек булган хәлгә без биш ел элек бертөрле карый идек, бүген икенче төрле карыйбыз. Биш елдан соң өченче төрле караячакбыз. Русия – тарихын кү­заллап бетереп булмый торган ил ул, дип юкка гына әйтмиләр. Әле үткәннәргә караш та көн саен үз­гәреп тора.

“Ватаным Татарстан”,
№ 140, 28.09.2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*