tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искәндәр Гыйләҗев: Татар халкына мөмкинлек бирелде, битараф булмыйк
Искәндәр Гыйләҗев: Татар халкына мөмкинлек бирелде, битараф булмыйк

Искәндәр Гыйләҗев: Татар халкына мөмкинлек бирелде, битараф булмыйк

Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгьзасы Искәндәр Гыйләҗев Татар халкының үсеш стратегиясенең эскизын киң җәмәгатьчелеккә тәкьдим итү утырышында шул хакта белдерде. Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, татар халкының үсеш юлларын билгеләгән документны яза башлау татарның милләт булып өлгергәнлеген белдерә.

“Без- татар халкы бүгенге көндә җитди һәм җаваплы көннәрне кичерәбез. Иң кирәкле, иң авыр вакытта татар мохитен саклап калу турында уйланабыз. Әлегә тәкьдим ителгән нөсхә бары тик эскиз, уйланулар гына: һәр татар кешесе аны камилләштерүдә үз тәкьдимен кертсен иде”, – дип белдерде Татар халкының үсеш стртаегиясен язу буенча эшче төркем әгьзасы Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Тарихчы, галим сүзләренә караганда, элегрәк шәһәрдә яшәүче татар балаларын авылга әби-бабасы янына кайтарып, бер җәй эчендә татар мохитендә тәрбияләнгән, татарча сөйләшә торган балалар үстереп була иде . Бүгенге көндә әлеге күренеш юкка чыгып бара, бу модель җимерелә. Стратегик документ кабул итү өмет хисләре уята, дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

2 Комментарии

  1. Витәле

    Татар халкының үсеш стратегиясен кайда укып була соң? Сылтама бирегезче, зинһар!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*