tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар» көзге сезоны тәмам: Ислам нигезләрен йөзгә якын кеше үзләштерде
«Ислам. Беренче адымнар» көзге сезоны тәмам: Ислам нигезләрен йөзгә якын кеше үзләштерде

«Ислам. Беренче адымнар» көзге сезоны тәмам: Ислам нигезләрен йөзгә якын кеше үзләштерде

Рабигыль-ахыр аеның 10-нчы көнендә (7-нче декабрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә “Ислам. Беренче адымнар” проектының көзге сезонын ябу тантанасы узды. Намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча тизләтелгән курс атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә, 26-нчы октябрьдән 7-нче декабрьгә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узды. Проектта барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Шунысы игътибарга лаек, әлеге дәресләргә беренче тапкыр гаиләләре белән язылып, шулай ук ишетмәүче «шәкертләр» дә килде. Алар өчен махсус рәвештә сурдотәрҗемә оештырылды.

Катнашучыларга һәм остазларга сәламләү сүзе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул шулай ук бу изге эштә ярдәм иткән волонтерларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Алга таба «Салих» мәчете имам-хатыйбы Зәкәрия хәзрәт Тимганов чыгыш ясады, ул үз чыгышында катнашучыларга кыйммәтле нәсыйхәтләрен бирде.

– Бер генә китап та Коръән Кәрим белән янәшә тора алмый, – диде Зәкәрия хәзрәт. – Аллаһы Тәгалә безгә белем алырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ иңгән беренче сүзләр түбәндәгеләр иде: “(Рәсүлем! Һәрнәрсәне юктан бар итеп) Яралтучы Раббың исеме белән (башлап, Коръәнне) укы! Ул кешене (сөлек кебек аналыкка ябышып кан имеп тукланган аталандырылган күкәй күзәнәктән гыйбарәт) оеган каннан яралтты. Укы! Синең Раббың – чиксез юмартлык иясе. (Ул бернәрсә сорамыйча бирә.) Ул каләм белән (язу язарга) өйрәтүче. Кешегә (ишетү, күрү һәм аңлау кебек сәләтләр биреп һәм аятьләр иңдерү белән дәлилләр биреп,) белмәгән нәрсәләрен өйрәтүче” (“Әл-Галәк” (Оешкан кан) сүрәсе, 1-5-нче аятьләр). Шуңа күрә, укыгыз, Аллаһы китабын өйрәнегез.

Аннары Зәкәрия хәзрәт катнашучыларны ирешелгәннәрдә тукталып калмаска чакырды:

– Мин сезгә алга таба да Ислам юлында белем алуны дәвам иттерүегезне телим, – дип мөрәҗәгать итте Зәкәрия хәзрәт. – Хәтерегездәме, Аллаһы Тәгалә гыйлем әһелләренең дәрәҗәсен күтәрә. Бу хакта Кәлам Шәрифтә болай диелә: “<…> Аллаһ та арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар” (“Әл-Мүҗәәдәлә” (Сүз көрәштерү) сүрәсе, 11-нче аять). Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисен дә искә төшерәсем килә: «Кеше үлгәч, аның бөтен эшләре, өч әйбердән кала, туктала: сәдакатүл-җария, файдалы белем, аның өчен дога кылучы гадел балалар».

“Беренче адымнар” дәресләренең соңгы көне тыңлаучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды. Ул интерактив формада узды. “Имтихан”нан соң курсларның ябылу тантанасы узды. Һәр катнашучыга « Ислам. Беренче адымнар»ны узу хакында таныклык тапшырдылар.

Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе – Коръән ашы узды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 6 дәрес узды. Шулай итеп, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

Беренче көнне үк һәр кешегә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды. Проектның бу сезоны дүртенче булды. Курсларда барлыгы 400гә якын кеше катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*