tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар» язгы сезоны тәмам
«Ислам. Беренче адымнар» язгы сезоны тәмам

«Ислам. Беренче адымнар» язгы сезоны тәмам

Шәгъбан аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Ислам. Беренче адымнар» проекты язгы сезонының ябылу тантанасы узды. Намаз уку һәм ислам дине нигезләре буенча интенсив курс атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә узды. 2 марттан 6 апрельгә кадәр Казанның Галиев мәчетенә 110 кеше йөрде.

“Мәктәп” дәресләренең соңгы көнендә тыңлаучыларның белемнәрен гомуми тикшерү дәресе узды. Ул интерактив форматта үтте. “Имтихан”нан соң “Мәктәп”нең тантаналы төстә ябылу чарасы узды.

Катнашучыларга һәм остазларга сәламләү сүзе белән нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова мөрәҗәгать итте. “Без барыбыз да проект башланыр алдыннан дулкынланган идек, – дип билгеләде Айгөл ханым. – Әлеге укуларны оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. – Без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле, Ул безне туры юлга кертте һәм белем үзләштерүдә ярдәменнән ташламады”. Алга таба һәрбер катнашучыга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында Таныклыклар тапшырдылар.

Алга таба социология фәннәре кандидаты, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады, ул катнашучыларга үзенең нәсыйхәтләрен бирде.

– Безнең мөфтиебез Камил хәзрәт: “Дин турында күп китаплар бар, әмма алар бары бер төп китапны – Кәлам Шәрифне аңлар өчен язылган”, – дип әйтә, – диде Рөстәм хәзрәт – Коръәндә барысы да бар. Анда хәзерге вакытта ачышлар ясала торган вакыйгалар тасвирланган. Мисал өчен, яралгының ана карынында үсешен алыйк. УЗИ әлеге процессны бары узган гасырда гына күрсәтте, ә Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә күптән әйткән иде. Мисал өчен, тагын бер могҗизаны алыйк: XX гасырның соңгы чирегендә Кызыл диңгез һәм Һинд океаны суларының кушылмавы билгеле булды. Ә диңгезнең гаҗәеп үзенчәлеге турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Әр-Рахман” сүрәсендә әйткән.

Алга таба Рөстәм хәзрәт бу уңышлар белән генә туктап калмаска өндәде:

– Хөрмәтле укучылар, бары бер генә сертификат алу белән тукталып калмавыгызны телим, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм хәзрәт. – Бу Ислам динен өйрәнү эшендә беренче баскыч булсын. Гыйлем алуны дәвам итегез. Коръәнне өйрәнегез, чөнки ул – чып-чын могҗиза. Белемнәрегезне хикмәт белән әйләнә-тирәдәгеләргә, дусларыгызга, туганнарыгызга җиткерегез. Исегездә тотыгыз, Аллаһы Тәгалә эшләрнең дәвамлы булганын ярата, хәтта алар кечкенә генә гамәлләр булса да”.

Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе – Коръән ашы узды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 5 дәрес узды. Әйтик, беренче дәрестә «Казанның меңьеллыгы» исемендәге мәчет (Петровский бистәсе) имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ислам диненең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте волонтерлары катнашучыларны тәһарәт алырга өйрәтте. Алдагы ике дәрес намазга багышланды.  Гакыйдә (иманның төп баганалары) дәресен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ә  сира дәресен (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге) Россия ислам институты мөгаллиме Рәшит хәзрәт Сибгатуллин алып барды. Шул рәвешле, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

Беренче көнне үк һәркемгә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*