tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар”ның алтынчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә иллегә якын кеше өйрәнде
“Ислам. Беренче адымнар”ның алтынчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә иллегә якын кеше өйрәнде

“Ислам. Беренче адымнар”ның алтынчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә иллегә якын кеше өйрәнде

Рабигыль-ахир аеның 20-нче көнендә (5-нче декабрьдә), “Туган авылым” милли комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Ислам. Беренче адымнар” проектының алтынчы сезонын тантаналы рәвештә ябу тантанасы узды. Пандемия сәбәпле бу сезонда барлыгы иллегә якын кеше генә катнаша алды.

Тантана башында “Ислам. Беренче адымнар” катнашучыларына һәм остазларга нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул әлеге изге эштә ярдәм күрсәткән волонтерларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Алга таба укучыларга үгет-нәсыйхәт һәм теләкләрен Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җиткерде, ул “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте” төшенчәсен аңлатып вәгазь укыды. Моннан тыш, катнашучылар хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

“Беренче адымнар” дәресләренең соңгы көне тыңлаучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды. Ул интерактив формада узды. “Имтихан”нан соң курсларның ябылу тантанасы узды. Һәр катнашучыга “Ислам. Беренче адымнар”ны узу хакында таныклык тапшырдылар.

Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе – Коръән ашы узды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 7 дәрес узды. Шулай итеп, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

Беренче көнне үк һәр кешегә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды. Проектның бу сезоны алтынчы булды. Курсларда барлыгы 550гә якын кеше катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*