tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Испаниядә милли бәйрәмебез Сабан туе узды (Фоторепортаж)
Испаниядә милли бәйрәмебез Сабан туе узды (Фоторепортаж)

Испаниядә милли бәйрәмебез Сабан туе узды (Фоторепортаж)

Урта диңгез буенда милли бәйрәмебезне узган ялларда  “Tatar camp for kids in Spain” татар лагере оештырды. Бәйрәм өчен мәйдан да бик уңайлы булды. “Mercadillo del Toro” территориясендә үтте.

Сабан туена хас милли уеннар да оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә капчык киеп йөгерде, катыктан тәнкә дә эзләделәр, көянтә-чиләк белән су да ташыдылар. Казаннан килгән кунаклар – “Сәйдәш” ансамбле артистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин тамашачыны үз чыгышлары белән сөендерде. “Tatar camp for kids in Spain” татар лагере балалары өчен хореография буенча мастер-класс та күрсәттеләр.

Сабан туенда милли ризыкларыбыздан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде. Милли бәйрәмебезне Россиядән килгән туристлар да карады. Бәйрәм кичкә кадәр бик күңелле дәвам итте. Бу Испания җирендә икенче Сабан туе. Беренчесе 2017 нче елда, Коста Бланка төбәгендә, татар лагере тырышлыгы белән узган иде.

Лилия Вәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*