tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Изге София мәчетенә өч имам билгеләделәр
Истанбулда Изге София мәчетенә өч имам билгеләделәр

Истанбулда Изге София мәчетенә өч имам билгеләделәр

Төркиянең Дин эшләре буенча идарә башлыгы Али Эрбаш Истанбулдагы Изге София (Айя-София) мәчетенә өч имам һәм биш мөәзинне билгеләп кую турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Айя-Софиягә өч имам – Мехмет Бойнукалын, Феррух Муштуэр, Бюньямин Топчуоглу, шулай ук биш мөәзин билгеләнде», – диде Эрбаш журналистларга.

Ул билгеләп үткәнчә, Бойнукалын – Истанбулның Мәрмәрә университетының дин гыйлеме факультеты профессоры, ә Муштуэр һәм Топчуоглу халыкара конкурсларда иң яхшы Коръән укучылары дип танылган.

Төркиянең Югары административ суды 10 июльдә Изге София соборын музейга әверелдерү турындагы 1934 елгы карарны гамәлдән чыгара. Шуннан соң Төркия Президенты Тайип Эрдоган соборны мәчеткә әверелдерү һәм анда мөселман гыйбадәтләрен башлау турындагы указга кул куйганын белдерде.

Изге София – Айя София гыйбадәтханәсенә Византия императоры – христиан Юстиниан I нигез салган һәм ул 537 елның 27 декабрендә ачылган. Собор мең елга якын христиан дөньясында иң зур гыйбадәтханә булган. Константинопольне госманлылар яулап алганнан һәм 1453 елда Византия империясе җимерелгәннән соң, собор мәчет итеп үзгәртелә. 1934 елдан хәзерге төрек дәүләтенә нигез салучы Кемаль Ататөрек декреты буенча бина музей була һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*