tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Италия һәм Париж: Рәшит Ваһапов фестивален алда ниләр көтә – серләр чишелде
Италия һәм Париж: Рәшит Ваһапов фестивален алда ниләр көтә – серләр чишелде

Италия һәм Париж: Рәшит Ваһапов фестивален алда ниләр көтә – серләр чишелде

Киләсе елда 15 февраль көнне Илһам Шакиров тууына 85 ел булачак. Шул уңайдан 14 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә җырчының туган ягы Тукай районы Яңа Бүләк авылында зур концерт оештырыла. Анда Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Зәлилә һ.б. чыгыш ясаячак. Шулай ук “Илһам Шакиров ядкәре. Китмә сандугач” концертлары 8 октябрь көнне Казанда Филармониядә, 27 октябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында, 13 ноябрьдә Уфаның Башкортстан концертлар залында узачак.

11 сентябрьдә журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов фестивальнең киләчәк планнары белән уртаклашты. Журналистларга исә ул, кайбер каләм ияләренең фикерләре бик үк ошап бетмәвенә ишарәләп: “Сезнең белән дә бик авыр, сездән башка да мөмкин түгел”, – дип шаяртты.

Бүген Ваһапов фестивале татар мәдәниятен бар дөньяга тарату өчен ел саен бер илгә чыгу максатын куя. Инде 11 илдә булырга өлгергәннәр. Быел 18 октябрь көнне Италиядә концерт куячаклар. Ә киләсе елда Парижда Юнеско залында чыгыш ясарга хыялланалар. Бу зур эшне оештыру инде башланган.

Ваһапов фестивале нәрсәсе белән аерылып тора дигәндә, Разил Вәлиев “Илһам Шакиров исемен йөрткән концерт берничек тә үзешчәннәр фестивале була алмый, профессиональ җырчылар гына катнашырга тиеш”, – дип ассызыклады.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*