tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ивановода Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде
Ивановода Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Ивановода Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Иваново өлкәсендә. Биредә ул Үзәк Федераль округына кергән Иваново, Владимир, Кострома, Калуга, Тверь, Тула, Мәскәү, Ярославль өлкәләренең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Соңрак Милли шура рәисе Ивановоның милләтләр йортында өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашып сөйләште. Биредә Васил Шәйхразиев Россиянең Федераль округларында узган очрашулар турында сөйләде.

Милли шура рәисен оешма активында яшьләр булу куандырды. Ул аларны Казанга, август аенда Яшьләр форумы тарафыннан оештырылачак чарага чакырды. Шулай ук Васил Шәйхразиев төбәктәге татар оешмалары җитәкчеләрен Ивановога җыеп, мондагы  ирешелгән уңышларны күрсәтүләрен әйтте, милли тормышның үсешенә мөмкинлек тудырган өлкә хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде. Очрашуда Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров та катнашты. Мохтариятнең хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торып күп эшләр башкаруы башка төбәкләргә үрнәк булын да ассызыклады.

Рәсми чараның икенче өлеше миллтләр йортының актлар залында дәвам итте. Биредә Үзәк Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашында,  Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы  эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2019 нчы елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бирегә җыелган милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*