tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк

Март аенда Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Җыен кысаларына эшмәкәрләрне алдынгы хуҗалыклар, районнар белән таныштыру матур традициягә әйләнде. Быел кунаклар Тукай районына барыр дип планлаштырыла.

Шул уңайдан, бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Тукай районында булып, әзерлеклек эшләре һәм авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышып кайтты.  Район башлыгы Ф.М. Камаев белән эшлекле сөйләшү уздырдылар. Җыенда катнашучы делегатларны Тукай районына 20 нче мартта алып килү турында килештеләр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*