tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен Казаннан махсус автобуслар каралган
Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен Казаннан махсус автобуслар каралган

Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен Казаннан махсус автобуслар каралган

14 июнь көнне Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен Казанның «Ярдәм», «Болгар», «Гаилә», «Мәрҗәни» мәчетләреннән автобуслар китәчәк. Чарага Русиянең бик ерак төбәкләреннән дә килүне исәпкә алып, кунача калырга теләүчеләр өчен чатырлар куела.

Узган атнада Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Изге Болгар җыенына әзерлек белән танышканда шул чатырлар лагерен караган иде. Анда барлыгы 1,5 мең кешегә исәпләнгәне әйтелде. Әлеге лагерьда бар уңайлыклар да каралган.

Islamtoday язуынча, Изге Болгар җыенында барлык Русиядән 50 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Шуларның 900ләбе татар дин әһелләре җыенына килүчеләр. Бөтендөнья татар конгрессы аларны махсус автобусларда алып барачак.

Чара иртәнге якта башланып китәчәк. Тантаналы ачылыштан соң дини җырлардан торган концерт, мөселман товарлары ярминкәсе булачак.

Быел «Хозур» нәшрият йорты беренче тапкыр китап ярминкәсен оештыра. Анда нәшрият йорты үзе чыгарган китаплардан тыш, Русия һәм БДБ илләрендә дөнья күргән басмалар да урын алачак.

Изге Болгар җыенында катнашучылар өчен зур казаннарда пылаулар әзерләнәчәк.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*