tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Изге гамәлләр җирдә ятып калмас”
“Изге гамәлләр җирдә ятып калмас”

“Изге гамәлләр җирдә ятып калмас”

“Нинди генә эшкә тотынсаң да, синең яныңда киңәшчең дә, фикердәшчең дә, синең эшеңне хуплаучың да, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык, җилкәсен куярлык дустың да булырга тиештер. Шул ук вакытта синең үзеңдә дә ният кылган эшеңне башкарып чыгарлык җегәрең, ышанычың зур булырга тиештер, шулай булмаганда, бер ялгызыңа зур эшкә җигелү бик авырга туры килә. Ниһаять, Аллаһының ярдәме белән, без дә күптән күңелне бимазалап килгән уебызны-хыялыбызны гамәлгә ашыра алдык. Аның өчен күпме көч кертелгәнен сөйләп торасым килми, нәтиҗәсен үзегез күрәсез – бүгенге көндә ул халык күз алдында тора”, – дип сөйли яңа танышым Альфред Валиәхмәт улы Бикбулатов.

Укучыларымны Альфред белән дә, аның горурлык хисе белән сөйләгән эше турында да таныштырып үтим.

Омск өлкәсендәге татар авылларын һәм анда ни эшләр майтарылып ятканлыгын интернет аша, гәзитебез битләрендә һәрдаим укып-белеп киләбез, шуңа һәр татар кешесе өлкәбездәге һәрбер татар авылын беләдер кебек. Оллокүл авылында да булгалыйбыз, хәбәрләрне иңештереп, язгалап торабыз, кайбер шәхесләре белән танышып та өлгергәнбез. Башка татар авылларына караганда, Оллокүл авылы шәһәргә чагыштырмача якын җирдә урнашкан, үзәк магистральдән дә бик читтә түгел. Әмма, күп татар авыллары бер-берсеннән ерак булмыйча, күршелек хасил итеп урнашкан булсалар, Оллокүл – Большие Мурлы авылы бер ялгызы торып калган.

Алай да, Альфред әфәнде сөйләве буенча, Мугулинка күле янында бер кечкенә генә татар авылы булган имеш, әмма ул, башка унга якын вак рус авыллары белән берлектә, әкренләп юкка чыгып беткәннәр. Шул сәбәптәндер инде, авыл мәктәбендә татар теле укыту да 1968 елларда ук тәмам булган.

Авыл халкы ике телдә – татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшә, өлкән буын кешеләре бик теләп, яратып безнең “Татар дөньясы” гәзитен алдыра һәм укый. Әле без үсеп йөргән елларда ук Оллокүл халкы бүтән татар авылларыннан аерылып тора иде – гел рус авыллары тирәсендә булганамы, шунлыктан кабат-кабат үз татарлыкларын яклап чыгарга кирәк булганлыктанмы – авыл криминал яктан да шактый яңгырап тора иде. Бүгенге яшь буын балалары тагын да татарлыктан тайпыла барган кебек – ни үз телләрен белеп бетермиләр, ни ата-бабадан калган гореф-гадәтләр белән кызыксынмыйлар.

Күңелендә татарлык хисе көйрәп яткан һәр кеше бу турында уйланмыйча калмый, әлбәттә. Яшь буынга нәрсә калдырабыз үзебездән соң? – дигән сорау иртәме-соңмы һәркем алдына килеп баса. Шул ук уйлар кайчандыр Фәхретдин улы Мансур Нурмухаметовны да борчыгандыр, алай булмаса, әле 2007 елларда ук ул үз авылына мәчет кирәк дип өзгәләнмәгән булыр иде, тик аңарга шул изге ниятен башлап та, ахырына җиткерергә язмаган булып чыкты – бераздан ул мәңгелеккә китеп барды.

Башланган эш торып калырга тиеш түгел иде. Шул эшнең дәвамчылары булып, мәрхүмнең бертуган энесе Низаметдин Нурмухаметов белән Альфред Бикбулатов алынганнар һәм бүгенге көндә Оллокүл авылында биек манарасы ерактан күренеп торган мәчет хәйран гына эшләп килә. Мәчетне төзегәндә авыл кешеләре дә активлык күрсәткәннәр, матди яктан да, транспорт ягыннан да булышучылар табылган, мәчеткә электр уңайлыкларын кертүне агалы-энеле Турушевлар үз өсләренә алганнар, Шириаздан Тухтаметов, Равил Искандаров кебек кешеләр бик булышканнар.

Альфредның үзенә килгәндә, кыскача биографиясе белән таныштырып китәргә кирәктер. Ул Оллокүл авылында, 1955 елда туган, анда үскән бала. Урта мәктәпне күрше рус авылы Могильно-Посельскида тәмамлаган. Күпчелек авыл егетләре эзеннән китеп, район үзәгендә СПТУны тәмамлап, машина йөртүче һәм тракторист һөнәрләренә укып чыккач, армия сафларына алынган. Хезмәттән кайтып, озак та булмыйча, өйләнеп, гаилә корып җибәргән. Яшь гаиләдә бер-бер артлы ике ир-егет дөньяга аваз салганнар. Аларга әти-әни үзара килешеп, Альфред һәм Артур исемнәрен куйганнар – татар арасында бик сирәк очрый торган хәл – аталы-уллы бер исемне йөртәләр.

1990 елда гаиләсен саклап калыр өчен, улларына киләчәктә булышлык күрсәтер өчен, бик күпләр кебек төньякларына эш эзләп китәргә мәҗбүр булган, эшкә урнашып, үз янына авылдашларын тартып, бригада төзеп, зур төзелеш барган шәһәрләр арасында юл төзү бригадасын туплаган: яхшы эшләгәне өчен, тырышлыгы өчен тиз арада баш механик итеп куйганнар, ә бераздан инде транспорт цехы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән. 15 ел ике арада йөреп эшләгәч, кире туган якларга кайтып, Омскида төпләнеп калган, балаларын укытып, югары белем биргән, алар уңышлы гына үз юлларыннан киткәннәр, бүгенге көндә әтиләренә алар киңәшче дә, булышчы да.

Альфредка туган авылына еш кайтып йөрергә туры килә. Мәчетнең төзеклеген карап тору, анда ягулыкка утын-күмерен кайтартып кую; бетоннан коелган зират коймасының төзеклеген искәреп, вакытында кирәкле ярдәмен күрсәтеп тору кебек эшләрне, уллары белән бергәләшеп, үз өсләренә алганнар. Кем белә, бәлкем, вакыт узу белән, Оллокүл авылы да кайчан да булса юкка чыгар… Шунлыктан, өстә телгә алынган Мугулинка һәм башка юкка чыккан авылларның кебек каралмаган, читәнләнмәгән зират өсләреннән маллар таптап узмасын, “Чучка куралары” (дуңгыз абзарлары) барлыкка килмәсен өчен, ата-бабаларыбыз, картта-картнәләребез яткан татар зиратларын бүген үк карап-тәрбияләп торырга, шул тәрбияне яшьләр күңеленә сеңдереп калырга кирәк, дип саный Альфред әфәнде. Дөрес тәрбия алган уллары аның уй-фикерләрен хуп күргәннәр, олы улы Альфред атасының зират капкасы янына стелла урнаштырырга кирәк дип тапкан фикерен чынга ашыру өчен бар көчен куйган – стеллага эскизны да үзе ясаган, барлык керемнәрне үз өстенә алган.

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче якташлары Багира Баратова тормыш иптәше Сергей Шура-Бура белән мәрмәр һәм граниттан стеллага яраклы ташны табып, Омскига кайтаруда ярдәм күрсәткәннәр. Ә инде Омскида Абайдуллин Хәйрулла Гафур улы җитәкләгән ритуал кампниясендә Халид улы Ренат әзер эскиз буенча ташка чокып бу стелланы җиренә җиткереп ясап, иҗат итеп чыгарган. Әйтергә кирәк – бу бик күп көч, вакыт һәм чыгымнар таләп иткән эш ике ел дәвамында эшләнгән эш, аның килеп чыгасына, кайчан да үз урынына утырасына ышанып, үз эшләренең нәтиҗәсен күрер көнне көтеп алу – ул үзенә күрә күп сабырлык һәм түземлек тә таләп иткәндер. Әле ярый, менә шундый тынгы белмәс, киләчәк буынны кайгыртып торучы кешеләр бар җир йөзендә! Борчылып, янып, уйлап, төптән ныгытып эшләнгән эш – мактауга лаек эш! Аллаһы сезнең бу эшегезне, кылган гамәлләрегезне кабул итеп алсын иде, дигән теләктә калабыз.

Рухи яктан тиңдәшсез, матди яктан кыйммәтле зур эш төгәлләнде, дисәк тә ярый. Стелланы урынына урнаштыру һичбер тантанасыз гына, тыныч кына, шау-шусыз, алкышларсыз гына узып китте… Горур басып торган стелла каршына тезелешеп утырып, Большеречье район үзәгенең мәчете имамы Равил хәзрәт Байгузин Коръән укыды, калганнар тын калып, зират эчендә, зифа каеннар ышыгында яткан ата-бабалары хәтеренә үзләре белгәнчә, кулларын күтәреп догаларын укыдылар һәм шулай ук тыныч кына таралышып беттеләр… Бу хәл турында тиздән авыл халкы ишетеп белерләр, күпләре үз күзләре белән күрәсе килеп, карап китәрләр… Араларында, күз яшьләренә буылып, рәхмәт яудыручылар да булыр һәм киресенчә: – нәрсәгә дип үз-үзләрен күрсәтергә тырышалар инде болар? Нигә кирәге бар бу ташның? Борынгылар ничек әйткәннәр әле – кешене актык юлына илтеп, җиргә күмгәч, ул онытылыр, кайчанда булса ул җир белән тигезләнер дә, туфракка әйләнер – дияр… Шулаен шулай да… Беркем теләми бит, зират өстен, ата-бабаларыбыз каберлекләрен пыр туздырып, таптап узуларын…

Изге эшләр эшләп калырга тырышыйк, изге гамәлләр җирдә ятып калмаслар…

Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*