tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изгеләрнең рухлары шат булсын…
Изгеләрнең  рухлары  шат булсын…

Изгеләрнең рухлары шат булсын…

27 апрельдә Шәгъбан аеның 22 нче көнендә, мөселман дин әһелләре шәһәркүләм җыештыру-чистарту өмәсендә катнаштылар. Гадәттәгечә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте коллективына әлеге саваплы эшне башкару өчен Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең Идел буе округы җитәкчесе, Нурлат якташлар оешмасы рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов та бу саваплы изге өмәдә катнашмый калмады. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре дә бик теләп кушылдылар. Өйләгә кадәр барлыгы сиксәнгә якын кеше җыештыру эшләрендә катнашты.

Өмәдә катнашу өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Яңа бистә зиратын сайлады: биредә илледән артык күренекле дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, галимнәр, остазлар җирләнгән. Шулар арасында: Галимҗан һәм Салихҗан Галиевләр, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов һәм башкалар.

Өмәдә катнашучылар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Ахырдан күмәк рәвештә әлеге зиратта үзләренең соңгы сыену урыннарын тапкан дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына дога кылынды.
Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә дә республиканың мөселман зиратларын тәртипкә китерү дәвам итә. Бу көннәрдә якташыбыз, татар театрын иң беренчеләрдән булып башлап җибәрүче Габдулла Кариевның туган көненә багышланган чарага да зур әзерлекләр бара. 8 май көнне Кариевның туган көнендә багышланган чарада аның каберенә барып дин әһелләре, депутатлар, журналистлар, аның якташлары дога кылачаклар. Кич белән аның исемен йөрткән театырда якташлары -Нурлат район театры тарафыннан спектакль-комедия курсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*