enrutat
Баш бит / Ижау эшмәкәрләре йортлы булды
Ижау эшмәкәрләре йортлы булды

Ижау эшмәкәрләре йортлы булды

Удмуртиядә 2020 ел Эшмәкәрлек елы дип игълан ителде һәм ул Эшмәкәрләр йортын ачудан башланды. Әлеге йорт — элеккеге “Юбилейная” кунакханәсе бинасы. Аны кулланылышка тапшыру чарасы бик эшлекле рәвештә барды. Биредә бу көнне эшмәкәрләр, республика җитәкчеләре, министрлар, эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендәге белгечләр җыелган иде. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: “Кызыл тасма кисеп, бина ачкан өчен эшмәкәрләр безгә баш ияргә түгел, ә без аларга баш иеп, эшләгән эшләренә рәхмәт әйтер вакыт җитте. Чөнки республикада бизнес ничек чәчәк атса, икътисадыбыз да шулкадәр тотрыклана, казнага кергән салымнар хисабына бюджетта акча җитмәгән тармакларга игътибар итәргә була”, — диде.

Әлеге йортта кече эшмәкәрлек һәм бизнесны үстерү өчен кирәк булган барлык ярдәм дә күрсәтеләчәк. Удмуртиянең Үсеш корпорациясе барлык тармакларда бизнесны башлап җибәрү, үстерү эшләрен башкаручы дәүләт институтларын бер урынга туплап, “Минем бизнес” дигән үзәк ясаган. “Берәр мәгълүмат кирәк булса, нишлибез? Ким дигәндә, берничә сайтка кереп, эзләнә башлыйбыз. Кайдадыр әлеге мәгълүмат дөрес түгел, кемдер болай сөйли, кемдер – тегеләй. Ә өченчесе – бөтенләй башкача. Үзеңә кирәген табу өчен бихисап вакыт сарыф ителә. Ә вакыт — иң кадерле ресурс. Күп төбәкләрдә мондый үзәкләр бар, безнең эшмәкәрләргә дә бу йорт кирәк иде”, – дип сөйләде Александр Бречалов.

Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан җыелган эшмә-кәрләр белән очрашу вакытында аларга үз киңәшләрен дә биреп, үзе узган юллар, тупланган тәҗрибәсе турында да сөйләде Удмуртия Башлыгы. Ул: “Эшмәкәрлек елы дип, өстәмә салым кертмибез, киресенчә, безнең сезгә ярдәм итәсебез килә. Сезнең үсеш — респуб-лика үсеше. Минем җитәкчелектә Удмуртия командасы сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Идеясе булган һәр кеше безгә ярдәм сорап килә ала. Юнәлеш бирербез, дөрес юлдан китәргә ярдәм итәрбез. Мин бизнесны энәсеннән җебенә кадәр беләм. 1998 елда үзем Краснодар базарында сату иттем; банкрот та булдым, нинди генә шартларда эшләргә туры килмәде! Шуңа күрә миңа үз эшеңне башлауның авырлыкларын сөйләр өчен килмәгез. Россиядә бизнес белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар һәм болардан файдаланырга кирәк. Дәүләт институтлары атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать сезнең өчен ачык. Һәм шуны истән чыгармагыз: 10 ел бер төрле товар, продукт чыгарып, уңышлы булып булмый. Хәзер дөнья мизгел эчендә үзгәрә. Бер урында таптанып торырга, йок-лап китәргә ярамый. Сезне узып китәләр. Заманасы шундый. Миңа күп вакыт: “Мин, урындык-лар ясыйм. Ә аны зур кибетләрдә сатуга куя алмыйбыз. Аларның стандартларына туры килми”, — дип зарланалар. Сез башта урындык ясап, аннан аны сату юлларын эзләмәгез. Иң элек, икътисад базарында җитештерәсе товарга сорау барлыгын, товарны сату өчен ул нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш икәнлеген белешегез. Шул вакытта эшегез җимешен бирер”, — дип сөйләп, эшмәкәрләргә уңышлар теләде.

Удмуртиядә Эшмәкәрләр йортын ачу тантанасына Мәскәүдән Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Олеся Тетерина да килгән иде. “Россиядә мондый 78 үзәк бар. Барысы да уңышлы гына эшләп килә. Удмуртиядә бина бик матур итеп эшләнгән, сүз дә юк. Аның эшчәнлеге дә шундый матур булып, эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерсен, аларга чын мәгънәсендә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелсен һәм республика икътисадын үстерергә өлеш кертелсен иде”, — дигән теләктә калуын әйтеп узды ул.

Бу үзәктә айга бер тапкыр Ачык ишекләр көне уздырылачак. Анда министрлар, дәүләт эшлеклеләре сораулар, мөрәҗәгатьләр белән килгән эшмәкәрләрне кабул итәчәкләр. Биредә эшмәкәрләр үзара тәҗрәбә уртаклаша, төрле форумнар, вебинарлар, түгәрәк өстәлләр оештыра ала.

Эшмәкәрлек ул – яшәү рәвеше
Эшмәкәрләр йортын ачу тантанасында катнашучылар арасында үз эше белән шөгыльләнүче милләттәшебез Ижау егете Руслан Сәгъдиев тә бар иде. Без аның белән якыннанрак таныштык. Ул Ижау дәүләт техник университетын тәмамлап, радио-электроника аппаратлары инженеры һөнәрен үзләштергән. Аннан соң сәүдә өлкәсендә, соңыннан 5 ел төзелеш компаниясе җитәкчесе булып эшләгән. “Үз эшемне башлау теләге 10 ел элек туган иде. Һәм, ниһаять, ике ел элек максатыма ирештем. Бүгенге көндә инженер системаларын җиһазлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнәм, оешмамда 7 кеше эшли. Бизнес алып бару серләренә Руслан түләүле курслар узып төшенә. Курслардан гына да тормыйдыр, минемчә, эш. Кешегә бизнес белән шөгыльләнү сәләте табигатьтән бирелгәндер. Бүген Эшмәкәрләр йортына килүемнең максаты – шәһәр хакимиятенә Люлли микрорайонына газ үткәрү турында шәхси соравым бар. Миңа, бу микрорайонга газ үткәргән очракта, җиһаз белән тәэмин итү кызыклы булыр иде.

Халык өчен дә, кибетләрдә кыйммәт бәягә сатып алганчы, бер урында арзан бәягә алу отышлырак булыр иде”, — дип, планнары белән уртаклашты Руслан. “Удмуртиядә үз эшеңне башлап җибәрү, уңышлы эшләү авырмы?” — дигән соравыма Руслан биргән җавап күпләргә девиз итеп алырга булыр иде. “Үз эшең белән шөгыльләнү ул — эш түгел, ә яшәү рәвеше. Мин иртән эшкә барасым бар дип тормыйм, ә үз бизнесымны үстерергә кирәк дип уянам. Чөнки монда барысы да синнән тора, барысы да – синең кулда. Ә Удмуртиядә эшмәкәрләргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Бары тик файдалана белергә генә кирәк. Мин, мәсәлән, 2019 елның ахырында дәүләттән кече эшмәкәрлекне үстерү өчен бирелә торган ташламалы кредит алуга ирештем: 2 миллион сумны елга 7 % белән алу – минемчә, эшмәкәрләр өчен бик зур ярдәм. Хәзер шәһәрнең бер читеннән икенче читенә кирәкле хезмәт күрсәтүче дәүләт институтларын эзләп йөрисе юк. Алар барысы да бер бинага җыелган. Бу, әлбәттә, бик уңайлы”, — ди Руслан.
Әйе, теләк булу гына җитми шул үз эшеңне башлауда. Мөмкинлекләр һәм тырышлык кирәк. Дәүләт эшмәкәрләргә булган мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртеп, үсәргә мөмкинлек биргәндә, җиң сызганып эшләргә генә кала!

Гүзәл Шакирова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*