tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә Сабан туена бүләк җыйдылар
Ижау шәһәрендә Сабан туена бүләк җыйдылар

Ижау шәһәрендә Сабан туена бүләк җыйдылар

Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору бездәндер,
Бүләк бирү — сездәндер.

Тикшерүләр раслаганча, Сабантуй — борынгы, меңьеллык тарихка ия бәйрәм. Багдадтан Болгарга илче буларак килгән танылган тикшерүче Ибн Фадлан 921 елда ук үз хезмәтләрендә бу күркәм бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның Әлки районында да галимнәр кабер ташы таба. Таштагы язуда мәрхүмнең 1120 елда Сабантуй көнендә вафат булуы турында сүз бара. Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең матур гадәте — бүләк җыю. 10 июньдә без дә Ижау шәһәре Сабан туена бүләк җыеп, “Спартак” халык иҗаты йорты скверында концерт куйдык. Бу гореф-гадәтебез быел 12 июньдә бөтен ил белән билгеләп үтеләчәк Россия көне уңаеннан уздырыла торган ишегалды (10 июнь), район (11 июнь) һәм шәһәр көне (12 июнь) белән туры килде.

Һәрвакыттагыча газетада белдерү чыгу белән үк иң беренче редакциягә Гадилә апа Харисова иң арттан килгән атка дип, бүләк алып килә. Быел да аның аягы җиңел булды, бик күп газета укучы апаларыбыз редакциягә бүләк китерде. Ел саен бүләк җыю гадәткә кергәч, безне урамнарда милләттәшләребез әзерләнеп көтеп торалар. Әнә Әлфия апа яшь чагында үзе чиккән тастымалын алып чыккан. Элек Сабантуйларда бүләккә туку станокларында тукылган сөлгеләр биргәннәр. ХХ гасыр башларында ул бик затлы бүләк саналган. 50-60нчы елларда аның урынына метрлы тукымалар бирелә башлаган. Элек ул бик яраган, ул вакытта киемнәрне тектереп кигәннәр. Яулыклар, оекларны бүгенге көндә дә бирәләр. Халык сандык төбенә үлемтеккә дип салып куйган нафталин исе килеп торган метрлы тукымалар, яулыклар бирәләр дип, без бер дә аптырамыйбыз, киресенчә куанып алабыз. Алар — безнең тарихыбыз. Сабантуенда кулланылмаган әлеге әйберләрне без төрле чаралар уздырганда кулланабыз. Спектакль куйганда да, күргәзмәләр эшләгәндә дә, шул ук Сабан туена сөлге бәйли торган колга башына да бәйләп куеп була бит аларны. Фәйрүзә апа Мансурова Актаныш районныннан алып килгән йомыркаларын әзерләгән. Ерактан яңгыраган гармун тавышына йорт төзүче ир-атлар да чыгып, тиз генә бүләк әзерләп тапшырдылар. Димәк, халкыбыз гореф-гадәтләребезгә битараф түгел, Аллага шөкер!

“Спартак” халык иҗаты йорты скверында концерт барганда, бик күп милләттәшләребез бүләкләр тапшырды. Дания апа Борһанова бүләгенә өстәп, әниләр турындагы җырын да бүләк итте.

Дүртенче ел рәттән Пироговода эшләп килүче “Тулпар” ширкәте матур итеп бизәлгән җигүле ат белән килеп, йолабызны матур бер бәйрәмгә әверелдерәләр. Ширкәтне Айдар һәм Тәнзилә Исламгәрәевләр җитәкли, аларга Кичкетаң авылында яшәүче әтиләре Җәүдәт абый Исламгәрәев ярдәм итә. Бу юлы да бүләк җыярга дип, Кичкетаң авылыннан махсус килде. “Бәхет”, “Яшьлек”, “Рәйхан” ансамбльләре, гаиләләре белән чыккан Бәдретдиновлар матур җырлары белән тамашачыларның күңелләрен дә күтәрделәр. Бүләк җыючыларга, бүләк тапшырган милләттәшләребезгә зур рәхмәт белдереп, Сабантуйга көтеп калабыз!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*