tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда — “Бишек туе”
Ижауда — “Бишек туе”

Ижауда — “Бишек туе”

Удмуртия Республикасы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә 107 нче балалар бакчасында чираттагы Республикакүләм семинар узды.

Бу семинарда Удмуртия Республикасыннан килгән педагог­лар һәм ата-аналар катнашты. Семинарның беренче өлеше “Бишек туе”ннан башланды. Халыкның рухи байлыгының иң якты чагылышы, шул ук вакытта һәр ананың үз баласы өчен генә көйләгән йөрәк җыры – бишек җыры ишетелде.

Залда нинди генә бишекләр юк: чормаларда яткан элекке бишекләр дә, яңа гына ясалганнары да бар иде. Аларның үз тарихы, үз исеме: тал бишек, сиртмәле бишек, киндер бишек. Бу бишекләр турында балалар үзләре сөйләде. Аларның тарихы бай һәм үзгә. Кайбер бишекләргә 93, 43, 51 ел. Музыка җитәкчесе Диния Вагыйзь кызы алып килгән бишектә өч буын үскән.

Бишек туе күп йолаларны үз эченә алды: кызның әнисе – төп кодагый — мендәр, юрганнар белән килүе, баланың бишегенә тәңкә салуы, икенче кодагыйның күз тимәсен өчен миләш ботагы куюы, баланы май һәм бал белән авызландыруы, сабыйны әтисенең күлмәгенә төрүе; балаларда, килгән кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Балаларның бишек җырын башкарулары йөрәккә наз, моң, ә бишек биюләре тылсымлы көч өстәде.

Татар өендә бишек, гадәттә, түр башында тирбәлә, өй эчен­дәгеләрнең бөтен игътибары шул бишектә – якты өмет-хыяллар да, гасырлардан килгән җыр-моң да, елмаюлар да, күз яшьләре дә…

Бишекле өйнең эче нурлы, бишекле өйдә җыр-моң өзелми. Бишекле өйнең киләчәге бар!

Бриллиант Абдрахманова, Ижау шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*