tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда шигырь уку конкурсы
Ижауда шигырь уку конкурсы

Ижауда шигырь уку конкурсы

Ижауның Муса Җәлил исемендәге китап­ханәсендә Халыкара туган тел көне кысаларында шагыйрь Ри­за Шәфинең 95 еллыгы уңаеннан шигырь уку конкурсы узды. Ижау шәһәренең 10, 12, 55, 97нче мәктәпләре һәм 6нчы гимназия укучылары Риза Шәфинең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Балалар яшьләре буенча 3 төркемгә бүленеп, бил алыштылар. Һәр төркемдә дә беренче урынга 6нчы гимназия укучылары ия булдылар. Менә алар: Иллария Садыйкова, Алия Гафурова һәм Ләйсән Шәрипова. 10, 97нче мәктәп укучылары да конкурска тырышып әзерләнүләре белән аерылып тордылар.

Ул көнне китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина укучыларны Риза Шәфи белән якыннанрак таныштырды, бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр. Шәһәрнең татар теле укытучылары методберләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова җиңүчеләрне котлап, аларның татар телен яратуларын, татар телендә шигырьләр ятлауларын мактап, грамоталар тапшырды. Әлеге конкурс республика мәктәпләренең татар сыйныфларында укучылар арасында да узды. Анда Балезино районы Кистем мәктәбе укучылары актив катнаштылар.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*