tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби-музыкаль кичә
Ижауда “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби-музыкаль кичә

Ижауда “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби-музыкаль кичә

18 февральдә Ижауда Халыкара туган тел көннәре кысасында киң җәмәгатьчелек катнашында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби-музыкаль кичә узачак.

2018 елның 20нче февралендә Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Риза Шәфигә 95 яшь тулган булыр иде. 2017 елда Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, шәрәфле әгъза Закуан Нуретдин гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Агымдагы елда аксакалыбыз Шиһабетдин Садыйков, Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Ринат Батталовның юбилейлары булачак.

Шулай ук быел Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Яңарыш” газетасының аерылгысыз дусты Габдулла Галиев зур юбилеен билгеләп үтте. Әлеге кичә шушы һәм Удмуртия җирендә яшәп иҗат итүче башка милләттәшләребезгә багышлана.

Кичәдә Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Таңсылу Бәйрәмгулова, Ирек Мөхәммәтҗанов, Ижау муниципаль камера хоры солисткасы, Удмуртиянең атказанган артисткасы Зөһрә Хөсәенова, “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы дипломанты Рөстәм Егоров, Воткинск шәһәренең “Тургай” халык ансамбле чыгыш ясаячак. Алар җирле шагыйрьләребезнең, композиторларыбызның иң матур җырларын башкарачаклар. Шагыйрьләребезнең ши­гырь­ләрен сәхнәдә төрле буын вәкилләре, Риза Шәфинең иҗатына багышланган рес­публикакүләм конкурста җиңүчеләр укыячак. Шулай ук иҗат дөньясына яңа аяк басучы яшьләребез белән танышырга мөмкин булачак.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Данил Салихов, язучы-прозаик, Татар­стан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, күп еллар Ижау шәһәрендә яшәгән композитор Әлфия Шиһапова, Воткинск, Сарапул шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан каләм тибрәтүчеләр кичәнең кунаклары булачак.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*