25 октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә киң җәмәгатьчелек катнашында Татар әдәбияты көне узачак. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле каләм ияләре игътибар үзәгендә булачак дип хәбәр итәләр чараның оештыручылары — «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе.
Чарада Удмуртия Республикасы җитәкчеләре, Татарстан, Удмуртия язучылары берлекләре җитәкчеләре, язучылар, Чаллы, Әгерҗе, Чайковский, Воткинск, Можга калаларыннан да кунаклар киләчәк.
Чаралар Ижауның 6 нчы Татар гимназиясендә һәм Муса Җәлил исемедәге китапханәдә, «Спартак» Халык иҗаты йортында үтәчәк.
Татар әдәбияты көне кысаларында әдәбият бәйрәме, Муса Җәлил исемедәге китапханә белән танышу, җирле авторлар: Шиһабетдин Садыйковка — 90 яшь, Зөһрә Камалиевага — 75 яшь, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталовка — 65 яшь, Гыймран Сафинга — 70 яшь, Әлфирә Низамовага — 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә дә оештырыла.