tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак
Ижауда «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак

Ижауда «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак

24 ноябрь көнне Ижауның Халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы-2020» матурлык һәм талантлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак.

Быел конкурска 18 яшьтән алып 24 яшькәчә һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге кызлар чакырыла. Татар мәдәнияте, туган тел белән кызыксынуны кечкенәдән үк уятырга булганнар.

  • Барлык ата-аналар да үз балаларын татар төркемнәре эшли торган балалар бакчаларына бирә алмый. Ә нәниләрнең үз талантларын күрсәтәсе, яшьтәшләре белән туган телләрендә аралашасылары килә. Өлкәнрәк катнашучылар аларга ярдәм итәчәк, – ди “татар кызы” проектының координаторы Рушана Саттарова.

Конкурска сайлап алуның төп таләбе – татар телен белү. Шулай ук катнашучыларга үзләрен тәкъдим итәргә һәм иҗади номер әзерләргә кирәк. Оештыручылар аны булачак әниләр көненә багышларга тәкъдим итәләр.

«Татар кызы-2020» төбәк конкурсының финалы 2020 елның 20 мартында Удмуртия дәүләт филармониясендә узар дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*