tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда – “Йолдызлар яңгыры”
Ижауда – “Йолдызлар яңгыры”

Ижауда – “Йолдызлар яңгыры”

Узган атнаның җомга көнендә Ижау шәһәренең Халыклар дус­лыгы йорты иртәнге сәгатьтән үк гөж килеп торды. «Йолдызлар яңгыры» фестиваленә килгән балаларның чыгышларын башта «Удмуртия» телеканалының «Күңелле кыңгырау» балалар тапшыруы өчен видеога яздырдылар, соңыннан гала-концертка җыелдылар. Бәйрәмгә балалар Юкамен, Балезино, Можга, Воткинск, Яр районнарыннан, Пермь, Әгерҗе, Ижау шәһәрләреннән килделәр.

«Бүген Ижау шәһәренең бу матур сараенда йолдызлар яңгыры, чөнки сез бү­ген барыгыз да кечкенә йолдызчыклар. Конкурста катнашканыгыз өчен, укытучыларыгызга һәм әти-­­әниләрегезгә рәхмәт. Юкамен, Яр, Балезино районнарында яшәүчеләрне ара ераклыгы куркыт­маган. Быел кон­курста катнашырга теләк белдерүчеләрдән 140 гариза алдык. Күмәк чыгышларны күз алдында тотканда, балалар саны 200дән дә артып китә. Бу җиңүләр соңгысы булмас, алга таба да безнең конкурс­ларыбыз булачак. Киләчәктә дә шулай йөзләрегез балкып торсын. Татар җырларын җырлагыз, матур итеп татарча сөйләшегез, милли киемнәребезнең матурлыгын башкаларга да күрсәтегез. Әлеге бәйрәмне оештыруга матди яктан ярдәм иткән Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортының методисты Лариса Гайнетдиновага, жюри әгъзалары: Диния Кәримуллинага, Светлана Юр­товага, Риф Хәсәншинга һәм Рәфилә Рәсүлевага (алып баручы), Равил Саттаровка (Кыш бабай) бик зур рәхмәт» — диде конкурсны оеш­тыручы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Ә милли киемнәр турында аерым тукталып әйтми мөмкин түгел. Күз явын алырдай милли киемнәргә кем генә сокланмый калды икән?! Балалар үзләре дә моны тоеп, сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоттылар.

«Бу конкурс үзенчәлекле. Ул — татар халкының милли киемнәренең нинди матур булуын күрсәтеп торучы гына бәйрәм түгел, ә татар әдәбиятын, телен саклаучы, аны яшь буынга тапшыруда зур роль уйнаучы конкурс. Ул бик күп яшүсмерләрне, балаларны үзенә җәлеп итә. Мондый конкурсны оештыруга зур өлеш керткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага рәхмәт», — диде Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова.

Фестивальдә укучылар таң калырлык итеп чыгыш ясадылар, төр­кемнәргә бүленеп ярыштылар, флеш­мобта катнаштылар, истә­лек­кә фотосурәткә төштеләр. Ә җи­ңүчеләргә бүләкләрне Кыш бабай тапшырды. Бәйрәм «Йолдызлар яңгыры» фестиваленең гимны белән тәмамланды.

I урынга лаек булучылар

“Асылъяр” ансамбле (Ижау шәһәре),
Иллария Садыйкова (Ижау шәһәре),
Ильяс Бәдретдинов (Ижау шәһәре),
Азалия Насыйбуллина (Можга шәһәре),
«Кап-Эль» вокал ансамбле (Әгерҗе шәһәре),
Юлия Юшкова (Можга шәһәре),
«Академия детства» хореографик коллективы (Әгерҗе шәһәре),
Айдар Абашев (Ижау шәһәре),
Алсу Митюкова (Юкамен районы).

Фикерләр:

Айдар Абашев (Ижау музыка көллияте студенты):

«Мин Починки мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, быел Ижау музыка көллиятенә укырга килдем. «Йолдызлар яңгыры» фестивалендә икенче тапкыр катнаштым. Икесендә дә беренче урынны алдым. Татар җырларын балачактан ук яраттым. Бабам мине 3 яшьтән гармун уйнарга өйрәтә башлады. Минем эстрада җырларына исем китми, ә татар халык җырларын бик яратып җырлыйм. «Мәрфуга», «Ай, был­былым» җырларын аеруча яратам».

Фәридә Касимова (Балезино районы Падера авылының клуб җитәкчесе):

«Безнең авыл балалары бу фестивальдә икенче тапкыр катнашалар. Авылыбызда малайлар кызларга караганда күбрәк. Түгәрәккә күбрәк малайлар йөри. Аларның татар биюләрен шундый яратып өйрәнүләренә бик сөенәм. Моннан тыш алар уен коралларында уйнарга өйрәнү түгәрәгендә дә шөгыльләнәләр. Алар җырлап та, биеп тә җибәрәләр. Уен коралларында матур гына көй чыгаралар. Мин алар белән бик яратып эшлим. Ә республика күләмендә узган конкурста алар төрле районнардан килгән яшьтәшләре белән аралашалар, аларның чыгышларын күрәләр. Алар мондый фестивальләрдән Падерага яңа идеяләр белән кайталар, алдагы конкурста тагы да матуррак чыгыш ясарга омтылалар. Ә мондый җанлы аралашу барыбызга да кирәк. Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарлар белән безгә дә мондый конкурслар оештырырга кирәк, дигән теләк уянды».

Зилә Сафина (Можга шәһәре, «Кояш нурлары» ансамбле җитәкчесе):

«Быел фестивальне югары дәрәҗәдә оештырганнар. Матур итеп каршы алдылар, тәмле итеп ашаттылар. Балалар телевидение тапшыруы өчен дә видеога төштеләр. Балалар мондый конкурсларда бик теләп катнашалар. Дөрес, татар телендә авыр сөйләшүче балалар да бар. Җырларны өйрәнгәндә, татар сүзләрен дөрес итеп әйтергә, җөмләләр төзергә өйрәтәбез».

Диләрә Касимова (Балезино районы Кистем авылы мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе):

«Без бу фестивальдә ел саен катнашабыз. Һәрвакыт алдынгы урыннарны алып кайтабыз. Элек бигрәк тә күп балаларны җәлеп итә идек. Быел да фестивальгә бию төркемен һәм Зәринә Касимованы (җыр башкара) алып килдек. Без монда килгәч, шундый матур сәхнә костюмнарын, матур чыгышларны күрәбез. Безнең дә мәдәният үзәгендә төрле түгәрәкләр эшли. Анда балалар бик теләп йөриләр. Бу фестивальдән канатланып кайтып китәбез».

Алсу Митюкова (Юкамен районы Засеково мәктәбе укучысы):

«Мин бу фестивальдә дүртенче тапкыр катнашам. Моңа кадәр дә гел алдынгы урыннар алдым. Миңа мондый конкурсларда катнашу бик ошый. «Су буенда учак яна», «Ай, былбылым» җырларын яратып башкарам. Мине Алиса Наилевна җырларга өйрәтә. Ә җырга мәхәббәт әтидән күчкән. Ул да җырларга ярата».

Рилия Закирова, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*