enrutat
Баш бит / Ижауның 12нче мәктәбендә татар балаларын көтәләр
Ижауның 12нче мәктәбендә татар балаларын көтәләр

Ижауның 12нче мәктәбендә татар балаларын көтәләр

Ижау шәһәренең Татар бистәсендә татар балалары күпләп белем алучы мәктәпләрнең берсе — 12нче мәктәп. Бу мәктәптә бик күп еллар татар сыйныфлары уңышлы эшләп килде. Соңгы елларда биредә татар сыйныфлары ачылмый башлагач, йөрәк әрнегән иде. Һәм, ниһаять, 12нче мәктәптә Рәзинә Муса кызы Җәлилева татар теле түгәрәге оештырды һәм уңышлы гына эшли. Алар белән якыннан танышу өчен әлеге мәктәпкә юл тоттым.

“Беренче елда татар теле түгәрәгенә 12 укучы, икенче елда 30 бала йөрде, ә быел инде татар телен өйрәнергә 50 укучы теләк белдерде, хәтта араларында рус балалары да бар.Түгәрәктә шөгыльләнүче укучыларның яртысы катнаш, ә калганнары саф татар гаиләләрендә тәрбияләнә. Әмма татарча сөйләшүче балалар юк. Араларында татарча аңлаучы, әмма җавап бирә алмаучылары күп. Түгәрәктә 107нче балалар бакчасында тәрбияләнгән 7 укучы татар телен өйрәнүләрен дәвам итәләр. Әлбәттә, ул балалар белән эшләве җиңел. Укучыларның түгәрәккә бик теләп йөрүләре сөендерә. 50 укучы йөри башлагач, ике төркемгә бүлеп өйрәтә башладым. Бераз вакыттан соң, укучыларның саны сирәгәер, дип уйлаган идем. Тик бүгенге көнгә кадәр берсе дә татар теле түгәрәгенә йөрүен ташламады”, — ди Рәзинә Җәлилева.

Эше нәтиҗәле булсын өчен Рәзинә Муса кызы төрле алымнар куллана. Ике ел түгәрәктә төрле темалар буенча татарча сүзләр өйрәнгәннәр. Әмма атнага бер сәгать кенә шөгыльләнү сәбәпле, аның нәтиҗәсен күрми башлаган. “Быел мин түгәрәктә татар язучылары, халык иҗаты, милли киемнәр, тарих, халык җырлары турында рус телендә мәгълүматлар бирергә тырышам. Аннан темага карата татар сүзләрен өйрәнәбез һәм шул сүзләрне кулланып, бер-беребез белән әңгәмәләр корабыз. Шигырьләр ятларга да вакыт кала. Мондый программа буенча татар телен өйрәнү укучыларның үзләренә дә кызыклы”, — дип уртаклашты ул.

Ул көнне татар теле түгәрәгендә балаларның ничек шөгыльләнүләрен күзәттем. Рәзинә Муса кызы укучылар белән әңгәмә корганда, балаларның исләрендә ныграк калсын өчен, җөмләләрне кат-кат кабатлата. Татар театрлары турында сөйләштеләр. Әмма укытучы ничек кенә тырышса да, түгәрәктә өй эшләренә билгеләр куелмагач, укучыларның бик сирәкләре генә әзерләнеп килүе турында да борчылуын әйтте. “Әгәр татар теле фән буларак өйрәнелсә, әти-әниләр дә, укучылар да үзләрен җаваплырак тоярлар иде. Чөнки беркемнең дә начар билге аласы килми. Әмма мин дәрес башыннан ук: “Кем дәрестә татарча сүзләрне күбрәк әйтә, сорауларыма җавап бирә, дәрес ахырында серле приз бирәм”, — дип кызыксындырып куям”, — диде Рәзинә Муса кызы.

Түгәрәккә йөрүче укучыларның 30ы беренче сыйныфтан икән. “Балалар күп икән бит, аларны татар сыйныфы итеп туплап булмыймы?”- дигән сорауны да бирдем. Тик балаларның төрле сыйныфлардан һәм уку программаларының төрле булуы сәбәпле, моны бүгенге көндә эшләп булмаганлыгын әйтте. Ә менә яңа уку елыннан беренче сыйныфтан ук татар сыйныфы итеп ачылса, Рәзинә Муса кызы бик рәхәтләнеп эшләргә теләге барлыгын бердерде. “Әти-әниләрне бары татар теле дәресләре белән генә җәлеп итеп булмый. Мин хәзерге вакытта укучыларның логик фикерләвен арттыру буенча түгәрәкләр алып барам. Ментальная математика (хәтердә генә исәпләргә өйрәтү) түгәрәген дә җитәклим. Татар сыйныфында укучыларны әлеге түгәрәкләргә җәлеп итәр идем. Түгәрәккә йөрүче балаларның әти-әниләре: “Кызым”, “Улым”, – дип татарча дәшүдән башка татарча аралашмыйлар. Әбиләре булганнар арасында татарча сөйләшүчеләре бар. Ренатаның әбисе дә, әтисе дә татарча сөйләшә, әмма әниләре рус милләтеннән. Ренатада татар телен өйрәнү теләге көчле. Ерак китәсе юк, үзебезнең гаиләдә дә шушы ук проблема. Тормыш иптәшем белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Улыбыз балалар бакчасына барганда, русча белми иде. Ә кызым балалар бакчасына иртәрәк киткәч, теле русча ачылды. Кызыбыз татарча сөйләшсен өчен әбисе белән: “Без сине аңламыйбыз”, — дип әйтәбез. Балалар белән гаиләдә гел татарча сөйләшкән вакытта да, аларны рус мохите йота”, – ди Рәзинә Муса кызы.

Уку елы ахырында татар теле түгәрәгенә йөргән укучылар белән “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп, театр ярдәмендә укучыларның сөйләм телләрен тагын да шомартырга уйлый. Күп очракта балалар аерым сүзләрне ятлыйлар, тик татар телендә сөйләшә алмыйлар. Ул вакытта татар телен өйрәнүнең ни мәгънәсе бар? Рәзинә Җәлилева үз алдына иң беренче чиратта балаларның сөйләм телен үстерүне, дәрестә өйрәнгәннәрен аралашканда файдаланырга өйрәтүне максат итеп куя.

Хөрмәтле әти-әниләр! Гыйнварның 15еннән мәктәпләрдә беренче сыйныфка язылулар башлана. Балагызны мәктәпкә яздырганда, татар телен өйрәтү мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Гаризагызга да “Баламның туган тел буларак татар телен өйрәнүен телим” дип языгыз. Ә балаларын 12нче мәктәпкә алып баручы әти-әниләр, балагызны Рәзинә Муса кызы Җәлилева сыйныфына яздырсагыз, һич кенә дә оттырмассыз.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*