tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ИжКРАСА — 2017” — дуслык бәйгесе
“ИжКРАСА — 2017” — дуслык бәйгесе

“ИжКРАСА — 2017” — дуслык бәйгесе

Халыкларның үзара яхшы мөнәсәбәте һәм килешеп яши белүләре — иң кадерле нәрсә. Күпмилләтле Удмуртия Республикасы моның белән горурланырга лаеклы. Узган атнаның якшәмбе көнендә Рус мәдәнияте үзәге “Русский дом” бинасында үткән “ИжКРАСА — 2017” бәйгесе моны тагын бер кат раслады.

Әлеге милли матурлык бәйгесе проекты — шәһәрдә үткәрелгән социаль проектлар җиңүчесе. Ул мари иҗтимагый үзәге, шәһәр хакимияте, Шәһәр думасы тарафыннан оештырылды.

Бәйгедә мари халкын ике кыз: Алнаш районы Варали авылыннан Алина Тимкова, Сарапул шәһәреннән Карина Вахрушева, Кече Пурга районыннан удмурт халкын Арина Алексеева, Грахово районыннан чуваш халкын Ольга Степанова, Красногорск районыннан казакларны Тамара Арсентьева, Ижау шәһәреннән еврей халкын Наталья Сибгатуллина, немецларны Ольга Субботина, мордваларны Олеся Бельтюкова, украиннарны София Леонтьева, үзбәкләрне Мәдинә Муртазаева, русларны Полина Акентьева, Удмуртия татарларын Светлана Тимершина тәкъдим итте.
“Руский дом” бинасының фойе­сында килгән тамашачыларны “Бәхет” ансамбле җырлап каршы алып торды. Сәхнәдә татар йортын күз алдына китерерлек итеп күргәзмә эшләдек. Стендта Светлананың нәсел агачы белән танышырга була иде. Кызларга халык алдында чыгыш ясарга ун минут вакыт бирелде. Чыгыш вакытында үзләре турында визит карточкасы, милли костюмнардан дефиле күрсәтергә, “Мин халкымның кызы” дип аталган темага сорауларга җавап бирергә, милли ашларны, иҗади номерларын һәм аларга ярдәм итәргә килгән ансамбль чыгышын тәкъдим итәргә тиеш иде. Алып баручы сәхнәгә татарларны чакыргач, милли кием­нәрдән киенгән, зал баскычыннан төшүче Светлана Тимершинага, Можга шәһәре “Имидж” мода театры кызларына карап, бер тамашачы: “Карагыз әле, бу кызлар төрек сериалы “Великолепный век”танмы әллә? Боларның затлылыгы, зәвык белән киенгәннәре әллә каян күренеп тора!” — дип әйтеп куйды.

Чыннан да, “Имидж” театрының милли киемнәре, Светлананың Әхмәт Фәйзи сүзләренә, татар халык көенә иҗат ителгән “Умырзая” җырын башкаруы, кызларның татар халкының җиде төрле милли ризыгын тәкъдим итүләре, “Афәрин” ансамбленең дәртле биюе югары дәрәҗәдә булды.

“Мин халкымның кызы” дип аталган тема сорауларына җавап биргәндә дә Светлана сынатмады, хәтта залны яңгыратып “Туган тел” җырын да башкарды. Шуның өчен дә “Гореф-гадәтләрне саклаучы” номинациясендә дипломга ия булды. Залда утыручы мари милләтеннән булган бер тамашачы: “Без татарлар белән тугандаш халык дисәң дә була, бүген алар сәхнәдә үзләренең милләтенә хас булган матурлыкны, осталыкны, тыйнаклыкны ачып салдылар”, — диде. Можга шәһәре “Имидж” мода театры җитәкчесе Вилена Семенова: “Без бүген биредә мондый талантлы кызны яклавыбызга бик шатбыз”, — дип хисләре белән уртаклашты. Завья­лово районы башлыгы урынбасары, “Афәрин” ансамбле биючесе Гөлнара Сәлимова: “Татарлар бүген бик яхшы чыгыш ясадылар, без һәрвакыт милләттәшләребез чыгыш ясаган чараларда бик теләп катнашабыз”, — диде. Гомумән алганда, Светлана һәм аңа көч биреп, җан атып торучылар татарларны горурланырлык итеп күрсәтә алдылар. Һәр кыз бер номинациягә лаек булды. Җиңүче булмады, дуслык җиңде!

Бәйгедә Светланага Удмуртия татарлары данын якларга ярдәм иткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, Можга шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиевка, Можга шәһәре “Имидж” мода театры кызларына, җитәкчеләре Вилена Семеновага, Анастасия Бацагинага, “Афәрин”, “Бәхет” ансамбльләренә, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакировка, Венера Гатауллинага, “Моя Удмуртия” телеканалы журналистлары Фәнзилә Салиховага, Нәзир Ногмановка, Эльвира Вахитоваларга зур рәхмәт белдерәбез.
Чарада без үзебез өчен милләтләр турында шактый кызык­лы нәрсәләр ачтык. “Оештыручылар тамашачы итеп ник яшь буынны чакырмаганнар икән?” — дигән сорау туды. Чөнки балалар дус­лык, милләтләр дуслыгы, толерант­лык, ихтирам һәм хөрмәт хисенең ни икәнлеген кечкенәдән аңлап үсәргә тиеш. Рус язучысы Михаил Пришвинның шундый сүзләре бар: “Һәркемнең Ватанында башкаларга әйтерлек сүз табылыр”. Чынлап та, борын-борыннан аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән сеңдерүдә, үсеп килүче буында милләтара мөнәсәбәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә әлеге бәйгенең роле зур булыр иде. “ИжКРАСА — 2017” бәйгесенең дә максаты шул иде бит…

Рәфилә Рәсүлева, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*