tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадим Нуруллин: «Халыкта талантлар күп»
Кадим Нуруллин: «Халыкта талантлар күп»

Кадим Нуруллин: «Халыкта талантлар күп»

«Tatar сүзе» бәйгесенә нинди мәгънә салынган? Катнашучылар иң еш ясаган хаталар нинди? Әлеге чарада читтә яшәүче милләттәшләр катнаша аламы? Туган тел көнендә йомгак ясалачак бәйгегә кагылышлы сорауларга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин җавап җирде.

Кадим Назыйрович, гомумән алганда, нәфис сүз жанры ни хәлдә?

— Нәфис сүз жанрының хәле мактанырлык түгел. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда аның белән шөгыльләнүче дә калмады кебек. Шуның нәтиҗәсендә концертларда сәнгатьле сөйләү бетте, алып баручылар калмады. Барыннан да бигрәк, бу – Европа тәэсире. Анда академия концертларын да алып баручылар юк. Концерт алдыннан программа таратыла һәм чара нон-стоп форматында бара. Миңа калса, бу – безнең юл түгел. Чөнки һәрбер җырның үз тарихы бар, аны тамашачыга җиткерергә кирәк. Бүген без китаплар аз чыга дип тә зарлана алмыйбыз, әмма аларны укучы кимегәннән-кими бара. Бәлкем, моңа телефонга бәйлелек арту сәбәпчедер. Ни  генә булмасын, кешенең сүз запасы кимегәннән-кими төсле. Сөйләмне чит телләрдән кергән сүзләр чуарлады. Чиста татар телендә сөйләүчеләр дә азайды. Бу очракта Татарстан Президенты каршындагы Телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовны үрнәк дип саныйм. Чөнки ул татарча сөйләсә дә, урысча чыгыш ясаса да, сөйләменә беркайчан да чит тел сүзен кушмый. Тормышта бит нәкъ киресе күзәтелә: телевизорны ачып, авыл кешесе белән кечкенә генә әңгәмәне алсак та, ул эше турында сөйләгәндә бөтен терминнарны урысча әйтә. Димәк, аны аңлар өчен тылмачның да кирәге юк. Бу – безнең халәтебезгә бәя инде…

Конкурска килгән үрнәкләрдән чыгып, әлеге жанрны тернәкләндереп була дигән өмет уянамы?

– Без һәрвакыт өмет белән яшибез. Тукай әйткәнчә: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!»Конкурска җибәрелгән эшләр моны раслый да. Халык арасында талантлар бар, җор теллеләр шактый, үз телен яратучылар бихисап. Алар әсәрне шулкадәр аңлап, үтемле итеп башкаралар, без үзебез дә шаккатып карыйбыз. Килгән эшләр арасында бер генә дә сыйфатсыз язма очрамады. Катнашучылар чыгышларын клип рәвешендә эшли, аларның кайсы кыска фильм дип тә әйтеп була. Бу бигрәк тә балалар номинациясендә шулай.

Без бик күп эш кабул итеп алдык. Аларга карап, Аллага шөкер, конкурсның вакыты ике ай дип билгеләгәнбез, дип сөенәбез. Чөнки хәзерге эшләрне карап чыгу өчен генә дә жюрига 166 сәгать вакыт кирәк булачак. Бу – бертуктамый караганда җиде тәүлек дигән сүз. Шуңа күрә алда безне бик зур эш – урак өсте көтә. Без хәтта бүген реклама чараларын тыю турында килештек. Бу – «Tatar сүзе»ндә шулай. Әле бит башка конкурслар да бар. Аларны да халык күтәреп алды. «Тatar сүзе»нә кире кайтсак, ул бөтен җәмәгатьчелекне кузгатты. 21 февраль –  Туган тел көнендә сәхнәгә матур үрнәкләр чыгар дип ышанам.

— Конкурсның исеменә кире кайтыйк әле. Аның  беренче сүзенең латинча язылуы, омтылып та, ирешә алмаган графиканы искә алу кебек яңгырый. Сез үзегез нинди мәгънә салдыгыз?

– Без аңа туплану, берләшү мәгънәсен салдык. Һәм ул шулай булды да. Республика эчендә үткәрелә торган бәйгегә читтә яшәүче милләттәшләребез дә игътибар итте. Нәтиҗәдә Марат Әхмәтов читтән килгән милләттәшләребез өчен өстәмә номинация булдыру тәкъдиме белән чыкты. Без милләттәшләребезнең берсенең дә эшләрен кире какмаячакбыз.  Читтә яшәүче милләттәшләр исә аерым номинациядә көч сынашып, премия­гә исәп тота ала.

Конкурсантлар арасында нинди хаталар иң еш кабатлана?

– Күбесе бер үк әсәргә мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» һәм «Ана бәйрәме» әсәрләре бик популяр. Бу аңлашыла да. Инде берничә ел рәттән Җәлил укулары үтә, бәлкем, анда катнашучыларның биредә дә үз көчен сынап карыйсылары киләдер.

Хата дигәннән, минем ул сүзне кулланасым да килми. Әлеге чара халыкны җанландыру өчен оештырылды һәм ул шуңа ирешә дә кебек. Монда бер генә кеше дә игътибарсыз калмаячак, барысына да рәхмәт хатлары юлланачак. Шуңа күрә мин, һәр катнашучы үзен җиңүче дип санарга хаклы, дигән фикердә.

Әлегә күпме эш кабул ителде?

– 20 октябрьдән башлап, мең катнашучы эшен кабул итеп алдык. Барлыгы 2000–2500 эш килер дип фаразлыйбыз. Чөнки әле 15 декабрьгә кадәр эшләрен җибәрә алалар. Иң сөендергәне: катнашучыларның күбесе – гади халык. Профессионаллар бик аз. Бәйге мәсәл жанрын күтәрәчәк. Ул да – юкка чыгу алдында калган төрләрнең берсе. Безнең максатыбыз да – татар телен җанландыру һәм абруен күтәрү бит.

Бәйгенең киләчәген ничек күрәсез? Ул ике елга бер мәртәбә үткәреләчәкме?

– Миңа калса, ул һәр елны узарга тиеш. Халык моңа ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Иң сөендергәне: татар теле мәсьәләсен дәүләт үз канаты астына алды. Бу – күп нәрсә турында сөйли торган факт.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*