tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каhарманнарның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылды
Каhарманнарның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылды

Каhарманнарның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылды

9 май көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Муса авылында истәлекле hәм тарихи вакыйга булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Дан орденының тулы кавалеры, разведчик Фатих Юныс улы Динеев истәлегенә hәйкәл-обелиск hәм шулай ук «Укы, искә ал hәм дога кыл» дип аталган мемориаль такта тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге мәрмәр тактага сугыш кырыннан исән-cау кайткан авылдашларның hәм тыл хезмәтчәннәренең исем-фамилияләре уеп язылган. Тарихи хәтерне киләчәк буыннарга тапшырып калдыру өчен бик тә кирәкле эшне районда беренчеләрдән булып авыл халкы спонсорлар ярдәмендә башкарды.

Патриотик эшнең төп инициаторы – Ульяновск шәhәрендә яшәүче Рамил Нигъмәтулла улы Салюков узган елны Җиңү көненә багышланган тантанада Фатих Динеевка hәйкәл кую hәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә заманча мемориаль такта булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Шуннан соң актив тормыш позициясенә ия булган кешеләрдән инициатив төркем оешты. Анда авыл фермеры Ришат Касыйм улы Хәбибуллин, китапханәче Руфия Кәбир кызы Әхтәмова, авыл администраторы Рафаэль Җиhанша улы Хамзин, педагогик хезмәт ветераны Венера Рәсим кызы Хөсәинова hәм аксакал, авыл тарихын өйрәнүче Әкрам Мөхим улы Алиев керергә ризалаштылар. Тынгысыз йөрәкле Рамил Нигъмәтулла улының әлеге тәкъдимен мәчет картлары белән гает намазына җыелган авылдашлар да хупладылар.

Архивта сакланган сугыш чоры хуҗалык китапларыннан авылдашларның исем-фамилияләрен эзләп табуга hәм төшеп калганнарын исемлеккә кертүгә бәйле эшләрне Руфия Әхтәмовага башкарырга туры килде. Авыл администраторы Р.Д.Хамзин документлар белән эшләүдә аңа hәрьяклап ярдәм итте. Авыл халкы бу эшкә матди ярдәм дә күрсәтте.

Йөкнең иң авыр өлеше Р.Н.Салюков җилкәсенә төште. Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен аңа кыска гына вакыт эчендә бик күп йөрергә, очрашулар үткәрергә, спонсорлар табарга, төрле шәhәрләрдә яшәүче авылдашлар белән элемтәгә керергә туры килде.

Мемориаль тактаны урнаштыру өчен тиешле документларны да әзерләргә кирәк бит әле. Моңа бәйле мәшәкатьләрне Иске Атлаш авыл поселениесе башлыгы Мәсум Мөнир улы Яфаров үз өстенә алды.

Рөстәм Сайфуллин, Нариман Сайфуллин белән Ришат Сайфуллин ком, таш китертү, фундамент ясау hәм мемориаль тактаны урнаштыру эшләрен башкардылар. Дан орденының тулы кавалеры Фатих Юныс улы Динеевның hәйкәл-обелискын ясаучы – Шәүкәт Кузахметов.

Сугыш кырында батырлык үрнәге күрсәтеп, авылның данын еракларга тараткан Дан орденының тулы кавалеры Фатих Динеевка hәйкәл кую өчен беренче булып сәдака акчасы биргән мәчет картлары, мрамор ташын китертү, эшкәртү, мемориал белән гранит плитәсен ясату чарасын күргән индивидуаль эшмәкәр Т.А.Мухаметзянов, кыска гына вакыт эчендә социаль хаклар буенча 4352 хәрефне уеп яздырган, ягъни гравировкалаган «Обелиск» ширкатенең производство җитәкчесе Т.С.Торойчина hәм шулай ук Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Н.Г.Мясников, Иске Кулаткы район хакимияте башлыгы И.Ш.Магдеев, фермер Р.К.Хабибуллин командасы игелекле эш-гамәлләре өчен авыл халкының рәхмәт сүзләрен кабул итеп алсыннар иде.

Руфия Әхтәмова, Муса авылы китапханәчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*