enrutat
Баш бит / “Калфак, йола… кич утыру”
“Калфак, йола… кич утыру”

“Калфак, йола… кич утыру”

Республикабызның Алексеевск районында тугыз татар авылы бар. Тугыз авылда да “Ак калфак” эшләрен оештыручы җитәкчеләр билгеләнгән. Һәр авылда эш гөрләп бара. Шуларның берсе Коры Көрнәле авылы.

Коры Көрнәле — ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. 800 еллык тарихы булган авылның иҗтимагый-мәдәни үсешенә көчле этәргеч биргән җыр-моңга бай халкы, милләтебезгә биргән батырлары: Советлар Союзы герое Хәбибулла Хәйруллин, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Фәрит Шәйдуллин, генерал-майор Зәки Кутлин.

Бу авылда элек-электән халык һөнәрчелеге ныклы үсеш алган: келәм, сөлге-тастымаллар чигү, чабата үрү, киез итек басу, бау ишү, мунчала ясау, агачтан көнкүреш кирәк-яраклары җитештерү һәм башкалар. Авыр хезмәтләрен җыр, уен-көлке, шаян сүз белән җиңеләйтергә тырышкан халык. Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Килен каршылау, Кодалар төшерү, Коръән ашы һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган.

Бәйрәмнәр әле дә дәвам итә. «Алтын Ай» фольклор коллективы шушы авылның Ак калфагы Дилбәр ханым Казакова җитәкчелегендә әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү өстендә җитди эш алып бара. Фольклор-этнографик күренешләр арасында «Аулак өй», «Сөлге агарту», «Уракка төшү», «Печәнгә төшү», «Кичке уен», «Су буенда түгәрәк уен», «Кодалар каршылау», «Бишек туе», «Исем кушу йоласы», «Капка төбендә кич утыру», «Сөмбелә», «Әбиләрчә чыршы бәйрәме» һәм башкалар бар. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар фольклор фестивальләрендә катнашып, күп кенә дипломнар, мактау кәгазьләре алалар, иҗат конкурсларында лауреат исемнәрен яулыйлар. Әлеге уңышлар коллективка көч-куәт өсти, тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куя.

Күптән тугел авыл әбиләрен җыеп үткәргән «Самавыр бәйрәме» күңелдә калырлык бер тамаша булган иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына куелган «Аулак өй», «Уракка төшү», «Печән өсте», «Көрнәле тарихы» фольклор күренешләрен тамашачы бик яратып кабул итте. Быел исә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Сугыш өзгән хыяллар» дигән кичә оештырылачак, Рәмзия Хөсәенова пьесасы буенча «Табылдык» спектакле куелачак.

Халкыбызның йола-бәйрәмнәре үткәрелеп тора бу авылда. Сабан туйларына бүләк җыю, татар өен бизәү, милли ризыкларыбыз белән табын әзерләү, татар көйләрен яңгыратып, җыр-бию, уен-көлке белән төрле уеннар оештырып, мәртәбәле кунакларны каршылау «Алтын ай»га йөкләнде. Бу эшләрдә җирле үзидарә рәисе Медведев Хәмит Габделхак улы ярдәм итә.

Гаилә елы уңаеннан, «Пар канатлар» дигән кичә, уздырылган чараларга яңа бер эчтәлек бирде. Хатын-кызлар бәйрәме узып бер атна да узмады, тагын бер бәйрәм оештырдылар «Ак калфак»лылар. «Капка төбендә кич утыру» бәйрәме татар милли кемнәре кигән кызлар кунакларны бавырсаклар белән, елмаеп, сәламләп каршылаудан башланды.

Бөтендөнья татар конгрессының Алексеевск районы буенча җирле җитәкчесе Равия Нурхада кызы Мортазина да мәртәбәле кунак буларак килде. Бәйрәмнең түрендә Юеш Көрнәле авылы «Ак калфак»лылары көче белән эшләнгән «Калфак»лар күргәзмәсе урын алды. Сәхнәдә бик матур итеп бизәлгән авыл өе янында кич утыруны Дилбәр ханым үзе ачып җибәрде. Капка төбе гамунчысыз булмый бит. Иң беренче булып капка төбенә гармунчы Әлим абый килде. Ул тальянында өздереп «Авыл көе»н уйнаганда күңелләре белән гармунны сагынган халык кушылып җырлады. Һәр килгән кеше капка төбенә чакырылды. Авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәген чагылдырган сүзләр сөйләнде, татар халык җыр-биюләре үрелеп барды.

Җиңүнең 75 еллагы һәр бәйрәмебездә яктыртыла. Сугыш чоры балаларына да сүз бирелде. Наҗия апа Мусина сугыш вакытындагы балачагы истәлекләрен сөйләде. Советлар Союзы Герое Х. Хәйруллинның ике туган сеңлесе Фалия Шакирҗанова да чыгыш ясады.

«Ак калфак»ка багышланган шигырь конкурсы игълан ителде. Урын алучыларга бүләккә районда 27нче мартта узачак «Әниләр һәм бәбиләр» концертына билетлар бүләк ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Алсу Нәҗметдинова, Алексеевск районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*