tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры 113нче сезонын ача
Камал театры 113нче сезонын ача

Камал театры 113нче сезонын ача

5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 113нче сезонын ача. Яңа сезонда театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтелә.

Яңа сезонның беренче премьерасы Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн”романы буенча “Мәңгелек буран” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Премьера 4-7 ноябрьдә. Данлыклы язучы Чыңгыз Айтматовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

5-11 ноябрьдә татар прозасы һәм драматургиясы классыгы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакас милли театры, Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама театрлары катнаша. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үтә. Камал театры декадада 112нче сезон премьерасы “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Декабрьдә автор һәм режиссер Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие” спектакле премьерасы көтелә. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Аның герое кайчандыр бәхетен эзләп киткән һәм озак еллардан соң кире туган шәһәренә әйләнеп кайткан хореограф һәм биюче – Сәяр Рәмиев.

2019 елның апрелендә, күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Айдар Җаббаров “Санаулы кичләр” спектаклен куя. Камал театры афишасында беренче тапкыр Александр Володин пьесасы урын алачак. Сезонның соңгы премьерасы Мансур Гыйләҗевның “Исәнмесез” комик драмасы булачак. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның Кече сәхнәсе яшь режиссерлар һәм драматурглар мәйданы булып яшәвен дәвам итә. “Яңа татар пьесасы” лабораториясе конкурсы дебютантлары Энҗе Гыйззатова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сагитова пьесалары Кече сәхнәдә куелачак. Яшь авторларның әсәрләрен Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә.

113нче сезонда шулай ук Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның, Татарстанның халык артистлары Гөлсем Исәнгулова һәм Раушания Юкачеваның, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилейларына багышланган чаралар үтәчәк.

Премьералар һәм юбилей чараларыннан тыш, Камал театры Мәскәү, Уфа һәм Татарстанның Кама арты шәһәрләре – Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Камага традицион гастрольләрен планлаштыра. Декабрьдә Камал театры чираттагы “Һөнәр” яшь режиссерлар фестивален үткәрә. Шулай ук театр үзе дә фестивальләргә барырга җыена: Будапешт (Венгрия), Нанкин (Кытай), һәм Уфа (Башкортостан) шәһәрләренә. 2019 елның июнендә Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале көтелә.

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиональ татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Бүгенге көндә Камал театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*