tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры агымдагы репертуардагы спектакльләрне дистанцион рәвештә күрсәтәчәк
Камал театры агымдагы репертуардагы спектакльләрне дистанцион рәвештә күрсәтәчәк

Камал театры агымдагы репертуардагы спектакльләрне дистанцион рәвештә күрсәтәчәк

8нче апрельдән Г. Камал исемендәге театр агымдагы репертуардагы спектакльләрне дистанцион рәвештә күрсәтә башлаячак. Казанлылар өйдән чыкмыйча гына популяр комедияләр, соңгы сезоннарның премьераларын карый алачак.

Спектакльләрне трансляцияләү театрның рәсми сайтында алып барылачак һәм рус телендәге субтитрлар белән озатылачак. Спектакльләрне күрсәтү түләүле, әмма тамашачы бәяне театр сайтында теркәлгәндә үзе мөстәкыйль билгели. Куелышларны Smart TV технологиясе булган шәхси компьютерларда, мобиль җайланмаларда һәм телевизорларда карарга мөмкин булачак.

Спектакльләр афишасы театрның рәсми сайтында урнаштырылган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*