tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов рухына дога кылды
Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов рухына дога кылды

Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов рухына дога кылды

Камал театры артистлары Яңа бистәдәге татар зиратында легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов каберен зыярәт кылды. 7 ноябрь – бөек режиссерның туган көне. Быел Марсель Сәлимҗановка 85 яшь тулыр иде.

«Бирегә бөтен труппа килә алмады, чөнки спектакль чыгарабыз. Без 2002 елдан бирле Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгарабыз. Яңа спектакль чыгу аның рухына дога булып барадыр дип уйлыйм. Минемчә, зиратта иң яхшысы – бары тик дога», – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Без бик саваплы чарада катнашабыз – 36 ел театрыбызның баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗановның каберен зыярәт кылырга килдек. Ул гомере буе театр дип яшәде. Киткәненә 17 ел булса да, һаман да исән кебек», – диде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев.

Марсель Сәлимҗановның рухына дога кылырга театр артистлары белән бергә аның хатыны Гөлнар ханым Сәлимҗанова да килде. Ул артистларга рәхмәтләрен җиткерде. «Марсельның җаны тынычтыр. Театр ышанычлы кулларда», – диде ул.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*