tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры һәм “Казан Кирмәне” Музей-тыюлыгы сентябрьдә игълан иткән акцияне озынайта
Камал театры һәм “Казан Кирмәне” Музей-тыюлыгы сентябрьдә игълан иткән акцияне озынайта

Камал театры һәм “Казан Кирмәне” Музей-тыюлыгы сентябрьдә игълан иткән акцияне озынайта

21 сентябрьдә Г.Камал театры һәм “Казан Кирмәне” Музей-тыюлыгы билетларга 50% ташлама ясау акциясе игълан иткән иде. 3 атна эчендә акциядә 200дән артык кеше катнашты. Акция популярлашу сәбәпле, ул 15 ноябрьгә кадәр озынайтыла.

Акция шартлары:

  • Музей кассасында Театрга билетны күрсәт һәм күргәзмәгә билетны 50% ташлама белән ал,
  • Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәт һәм спектакльгә билетны 50% ташлама белән ал.

Акция Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган.

Камал театры: Казан, Татарстан ур., 1, (843) 293-03-74, kamalteatr.ru, кассаның эш сәгатьләре: көн дә 10:00 – 19:30.

Ислам мәдәнияте музее: Казан, Кремль, Кол Шәриф мәчете,
(843) 567- 81-64, [email protected],
музейның эш сәгатьләре: көн дә 9:00 – 19:30.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*