tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры ике көн рәттән Петербургта “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен куячак
Камал театры ике көн рәттән Петербургта “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен куячак

Камал театры ике көн рәттән Петербургта “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен куячак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Халыкара театраль олимпиада кысаларында Санкт-Петербургның Александрия театрында Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен ике көн рәттән куячак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

Әлеге спектакль олимпиадада катнашу өчен хупланды. Бу безнең өчен зур горурлык. Россиядә Халыкара театраль олимпиада узачак. Анда милли театрлар программасы да бар. Атаклы Россия режиссеры Валерий Фокин моңа бик игътибарлы булды, чөнки әлеге программа аның тарафыннан кертелде. Октябрь аенда биш милли театр катнашачак: Башкортстан, Якутия, Бурятия, Чечня һәм безнең театр, – диде баш режиссер.

Театрның Бухарест шәһәренә чакырылуы да билгеле булды.

“Җәйнең бер көнендә” спектакле үзенең фестиваль тормышын дәвам итә. Без берничә спектакль тәкъдим иттек, алар бу әсәрне сайлап алды, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*