tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса күрсәтәчәк
Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса күрсәтәчәк

Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса күрсәтәчәк

Камал театры бу сезонда драматург, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың Алтын Урда чоры риваятьләренә нигезләнеп язган яңа пьесасын сәхнәләштерәчәк. Яңа сезон премьералары турында коллективның җәйге ялдан соң труппа җыенында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Ркаил Зәйдулланың Камал театры планына кертелгән пьесасын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзе куячак. Спектакльнең исеме тәгаенләнмәгән. Әсәрнең эшче атамасы – «Хан һәм шагыйрь». Соңрак автор «Игез» дигән икенче исем дә тәкъдим иткән. Бу «двойник» мәгънәсен бирә. Фәрит Бикчәнтәев ул исем катлаулырак дип саный, артистлар да шушы фикердә.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, төп геройның прототибы Бирдебәк хан. Ул тарихта бөтен туганнарын үтерткән явыз хан буларак калган. Вакыйгалар Алтын Урдада 1359 елда бара.

«Минем борынгы риваятькә нигезләнеп язылган хикәям бар. Легенда буенча, Бирдебәк хан белән шагыйрь Әхмәт урыннарын алмашыналар. Шуның нигезендә пьеса язылды. Ул бүгенге көнә аваздаш тема. Тарихи әсәр ул фон булып тора, проблемалары бүгенге», – диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Иҗат белән власть мөнәсәбәте – мәңгелек тема. Әсәрдә шушы тема күтәрелә», – диде халык шагыйре.

Әлеге спектакль сезон азагына таба куелыр дип уйланыла. Сезонның беренче яртысында Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча «Томан» спектаклен һәм Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен чыгарачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*