tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты
Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты

Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты

Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты. Кичә «Сүнгән йолдызлар» спектаклен 400ләп тамашачы гына карый алды.

Камал театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача иде. Быел театр беренче тапкыр традициядән читләшеп башка спектакль белән ачарга мәҗбүр булды.

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән Алсу сәхнәгә чыгып яңа сезон ачылуын игълан иттеләр.

«Безнең „Зәңгәр шәл“ спектаклендә бөтен труппа катнаша. Без өлкән буын артистларыбызны саклау өчен бу спектакль белән башламаска булдык», диде алар.

«Сүнгән йолдызлар» — Камал театрының үткән сезондагы соңгы премьерасы. Ул театрда берничә тапкыр гына күрсәтелеп калды.

Театр администрациясе, Роспотребнадзор киңәшен тотып, билетны ярты залга гына саткан. Тамашачыларның температурасын үлчәп кертәләр. Антисептиклар куелган иде. Битлекләре булмаганнарга битлекләр тәкъдим ителде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*